Юл-транспорт һәлакәте факты буенча материаллар процессуаль тәртиптә хәл итү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү идарәсенә җибәреләчәк
Кичә кич Казанның Мәскәү районындагы Васильченко урамында «КамАЗ» йөртүчесе туктап торган DAF йөк автомобиле составындагы Schmitz йөк ярымприцебына зур тизлектә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Нәтиҗәдә «КамАЗ» йөртүчесен машина кабинасы кыскан. Ул ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче урында ук үлгән.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча материаллар процессуаль тәртиптә хәл итү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү идарәсенә җибәреләчәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев