Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

14 октябрь — сайлаулар көне

2012нче елның 14нче октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 47нче номерлы Кукмара сайлау округы буенча бушаган депутат мандатына өстәмә сайлаулар үткәрелә.

Округ сайлау комиссиясендә депутатлыкка 4 кандидат теркәлде. Шуның нигезендә сайлау бюллетеньнәрендә - КПРФтан Волкова ПА., пенсионер; «Россия патриотлары» партиясеннән Гимадиев Н.Г., Кукмарадан «Водотехносервис», «Инженерные сети» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре директоры; «Бердәм Рәсәй» партиясеннән М.Х.Зарипов, Балтач муниципаль районы башлыгы; «Парнас» партиясеннән И.В. Новиков, Казандагы «Компания Новая Идея» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә менеджер. Кандидатлар турында тулырак мәгълүматлар белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була.
Моннан алдагы сайлаулардагы кебек үк, безнең районда барлыгы 33 сайлау участогы оештырылды, шуларның 4се - Балтач шәһәр җирлегендә, калганнары 17 авыл җирлегендә. Әлеге комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлеген барлыйлар, булган үзгәрешләрне кертәләр, сайлаучыларны кабул итәләр. Сайлауларга кагылышлы сораулар белән сайлаучылар үзләренең җирлекләрендәге участок сайлау комиссияләренә, шулай ук Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт. Телефоннар: 2-4334, 2-49-72.
Сайлаучыларның хокукларын тәэмин итү «Россия Федерациясе гражданнарының сайлаучы хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гарантияләү турында»гы канунда беркетелгән. Һәрбер сайлаучы участок сайлау комиссияләренә барып, үзләренең исемлеккә кертелүен, андагы үзе турындагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә хокуклы. Шулай ук биредә сайлау бюллетененең эчтәлеге белән, андагы кандидатлар исемлеге белән һәм тавыш бирү тәртибе белән танышырга мөмкин. Кулында РФ гражданины паспорты булган һәм безнең җирлектә яшәү урыны буенча теркәлгән сайлаучы тавыш бирү көнендә участокка килгәч, аның ниндидер сәбәпләр белән исемлектә булмавы ачыкланса, сайлау комиссиясе аны шәхси гаризасы нигезендә өстәмә исемлеккә кертә.
Хөрмәтле райондашлар! Һәр сайлаучыны 14нче октябрь көнне сайлау участокларына килеп, үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланып һәм гражданлык бурычын үтәп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үзебезнең депутатны сайлау буенча тавыш бирергә чакырам. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250