Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

90 яшең җитеп ишек каккач...

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан килгән котлау хаты бу юлы Чутай авылында гомер кичерүче 90 яшен тудырган Маһинур Гайфетдиновага юлланган иде. Мәскәүдән - Кремльдән кадәр килгән дәрәҗәле котлауны тапшырырга бертөркем иптәшләр - Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, район ветераннар советы рәисе Дамир Габдрахманов, социаль яклау бүлеге...

Маһинур әби тумышы белән һөнәрчелек алга киткән, хезмәт сөкәчән Смәел авылы кызы. Гаҗәеп гүзәл табигатьле Чутай авылына килен булып килгәненә дә алтмыш дүрт ел вакыт узган. Тормыш иптәшенә икенче хатын булып килә ул. Чөнки унөч яшьтә әнисез кала. Әтисе икенче хатынга өйләнә. Тик Маһинур үги әни белән килешә алмый. Шул сәбәпле, җиләктәй кызны тиз арада кияүгә бирү ягын карыйлар. Әнә шулай итеп Маһинур Бәдыгетдиннең хатыны булып куя. Кызганыч, авыру сәбәпле, ире бик иртә дөнья куя, менә кырык дүрт ел инде ул иптәшеннән калып гомер итә. Дөрес, берьялгызы түгел, улы-килене, оныклары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яши. Иптәше белән бергәләшеп дүрт бала үстергәннәр. Маһинур әби хезмәт юлын колхозның бакча-басуларында үткәрә. Җәй буе колхоз бакчасында яшелчә үстерә, урып-җыю чоры җиткәч уракка чыга. Балалары - бер кызы Малмыжда, 2 улы Свердлау каласында, төпчеге Каюм авылда гомер кичерә. «90 яшемә улым Свердлаудан кадәр одеал җибәргән иде, килен ябындырып йоклатты. Бик җылы. Шалтыратса, үзенә дә әйтәм әле», дип, сөенече белән уртаклашты Маһинур әби. Сабый баланыкы кебек шул ул карт кешенең күңеле! Килен булып төшкәннән бирле Маһинур әби төп йортта гомер итә. «Асия килен белән төпчек улым Каюм бик килешеп, тату яшиләр, - дип мактый ул балаларын. - Авыр сүз ишеткәнем юк. Мәңге рәхәт яшәсеннәр». Асия апаның да килен булып килгәненә 40 ел була. «Өч бала үстердек, - дип әңгәмәгә кушылды ул. - Икебез дә колхоз эшендә булдык. Балаларны шушы әни карап үстерергә булышты. Әнинең ярдәмен бик күп күрдек, рәхмәт аңа. Эштән кайтышка һәрчак ашарга пешкән булды. Үзем дә хәзер лаеклы ялдамын. Кызлары-бызның берсе - Сәрдектә, икенчесе - Нөнәгәрдә, өченчесе Яшел Үзәндә кияүдә». Тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, килен белән кайнана «ваклыклары» да читтә калмагандыр, ләкин шәхсән үземә аларның икесе дә бик бәхетле кебек тоелды. Өч балаңны җил-яңгыр тидерми, кадерләп, тәрбияләп үстерергә булышучың булу бәхет түгелмени?! Туксан яшькә җитеп, аяк-куллар хәлсезләнеп, күзләр начарлангач, сәламәтлек тә какшап киткәч, килен белән улың карамагында хөрмәт күреп, өйнең түрендә яшәү дә бәхет түгелме?! Әлбәттә, бәхет, һәм бәхетнең дә иң олысы! Югыйсә, җәмгыятебездә оныгын тәрбияләүдә булышырга «авырсынган» кайнаналар да юк түгел, бигрәк тә хәзер - тормышлар бөтен, уңайлы шартлар тудырылган вакытта. Өлкәннәрдән үрнәк алып яши белмибез шул.
Маһинур әбинең бүгенге көндә алты оныгы, җиде оныкчыгы бар - малайлар-кызлар аның рәхәт картлыгын тулыландырып торучы бәхет дигәннең янә бер мисалы. Инде туксан яшең җитеп ишек каккач ил башлыгы котлау да җибәрсә, монысы инде икеләтә куаныч!
Рәсемдә: Маһинур әби «Кызыл юл» җәмгыяте рәисе Фердинант әфәнде белән үткәннәр турында сөйләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250