Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак бәхетләр Сезгә!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Җәмгыять тормышында хатын-кызлар гомер-гомергә берни белән дә алыштыргысыз затлар булып кала бирделәр. Нинди генә авырлыклар, нинди генә шатлыклы мизгелләр кичерергә туры килмәсен - боларның һәммәсенең дә үзәгендә олуг ихтирамга лаек ак яулыклы әбиләр, газиз әниләр тора.

Узган гасыр битләренә мәңгеләштерелеп язылган, илебез авыр чорлар кичергәндә күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларыгыз, фидакарь хезмәтләрегез, берни белән дә бәяләп булмаслык түземлегегез Сезнең горур исемне гасырлардан-гасырларга, буыннардан-буыннарга күчерә. Бүгенге җәмгыятьнең әхлакый нормалары турында сүз алып барганда, иртә таңнан кичкә кадәр авыр хезмәт йөген тарткан, авыл хуҗалыгын зур үсеш юлына чыгарган уңган терлекче хатын-кызларыбызга һәм авыл җирендәге башка тармакларда хезмәт итүче эшсөяр затларыбызга нинди генә олуг җылы сүзләр әйтсәң дә аз кебек тоела. Аларның намус һәм җан җылысы белән кылган һәрбер гамәлләрен күреп, күңел бары тик сөенә генә. Сезне социаль тормышта, иҗтимагый-сәяси, икътисадым һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салып торучы төп көч дип санарга тулы нигез бар. Чөнки бу дөньяда Сез башкармаган, кулыгыздан килмәгән бер генә хезмәт тә юктыр ул. Әнә шул мәшәкатьле эшләр арасында иң күп хезмәт, игътибар, күңел җылысы сорый торган - гаилә, бала тәрбияләү мәсьәләләренең дә күп өлеше сезнең җилкәгә төшә. Сыкранмыйсыз, сынатмыйсыз - барысына да өлгерәсез. Үзегезгә хас булган сабырлык, инсафлылык кебек гүзәл сыйфатларга тап төшермичә, аларны саклый беләсез. Матур гаилә учагы тергезеп, игелекле, ил өчен файдалы балалар үстерергә омтыласыз. Хәзерге вакытта авыл балаларының күпләп югары уку йортларында белем алуы һәм аларның авыл җирендә ышанычлы кадрлар булып төпләнеп калуы шуның бер мисалы дияргә була.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезнең барыгызны да язның җанга якын иң ямьле бәйрәмнәреннән берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә зур бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, эшләрегездә зур уңышлар телим. Дөньялар тыныч, күңелләрегез шат булсын, йөзләрегездәге елмаю беркайчан да сүнмәсен.
Сезгә тирән ихтирам белән муниципаль район башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН.
Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250