Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Азьлане»да юбилей!

Ах, бу елларны, таң ата да кич була, көн артыннан көн туа. Баш мөхәрриребезнең дубляж буенча урынбасары, «Азьлане» газетасын чыгаручы Галина Константиновна Васильевага 55 яшь тулганын да сизми калганбыз.

Хезмәт көнен кулына каләм алып, «Хезмәт» газетасында язылганнарны удмуртчага тәрҗемә итүдән башлый ул. Тәрҗемәләрне компьютерда бастыр-тып алганнан соң, кат-кат укырга, грамматик, фактик, мантыйкый хаталарны чагыштырып-тикшерергә, верстка җыючыга газета макетын салдыртырга, аннан каралама вариантындагы газетаның һәр битен яңадан кат-кат укырга, раслап, кул куеп, интернет аша Казанга - «Идел-пресс» нәшриятына җибәртергә кирәк. Әнә шулай, күпме тырышлык, күпме хезмәт, нерв киеренкелеге белән туа ул газета дигәннәре. Газета халыкка таралып укылганнан соң гына тынычлык күрә Галина Константиновна. Тик ул бер-ике минутка гына тынычлану - алда «Азьлане»ның чираттагы номеры көтә...
Галина Константиновна 1957 елның 9 Октябренда Гондыр авылында туа. Әтисе - Бөек Ватан сугышы инвалиды, тәнендәге ядрә кыйпылчакларыннан савыга алмыйча, яраларга түзалмыйча 1970 елда дөнья куя. Алты бала ятим кала. Кечкенә Галяның 5нче сыйныфта укыган чагы. Әнисе Мария иң олы апалары Зоя белән балаларны ничек тә аякка бастыра. Галина 8 сыйныфны тәмамлауга ук Арча педучилищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, Кече Лызи мәктәбенә пионервожатый булып эшкә кайта. Шунда ук физкультура дәресләре дә алып бара. Район матбугатында удмурт газетасына тәрҗемәче кирәк дигән игъланны күрүгә, бирегә эшкә килә. Ул вакытта редактор Николай Борисов кул астында берничә ел эшли. Биредә эшләгәндә кияүгә чыга. Язмыш аны Свердлау якларына китерә. Анда ул радиозаводта эшли. Ике кызы туа. Якыннары аларны туган якларына кайтырга өнди, редакция җитәкчелеге исә кабаттан тәрҗемәче итеп эшкә чакыра. Чакыру гына түгел, өндиләр, үгетлиләр. 1990 елда Галина Васильева янәдән Балтачта, янәдән «Азьлане»да! Кайтуга ук эш урынынннан фатир бирәләр. Яңа тормыш башлана. Кристина исемле кызлары туа. Бүгенге көндә Галина Константиновна бәхетле хатын, бәхетле ана, бәхетле әби ролендә гомер кичерә. Суыткычлар ремонтлавы белән танылган Николай абый белән алар кайнана-кайната белән бергә-бергә тигез гомер итеп, өч кызларына да югары белем бирә алдылар. Бүген исә олы кызлары Светлана районда мировой судта эшли, Ольга сәүдә юнәлешендә хезмәт куя, төпчекләре КФУда белем ала. Светлана да, Ольга да тормышта. Дәү әни белән дәү әти оныклары Әмир белән Динәнең шатлыкларына куанып яши бирә. Хөрмәтле Галина Константиновна! Гомерләрең бәхетле, бәхетләрең гомерле булсын. Дөрес, тормышыңда авырлыклар аз булмады, түздең, сыгылмадың. Бүгенге көндә бәрәкәтле, мул тормышың дәвамлы булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә мәңге бәхетле гомер ит!
Ихлас күңелдән, хезмәттәшләрең - «Хезмәт» һәм «Азьлане» газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250