Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаң турында уйла

Кыскартулар сәбәпле, ЮХИДИ инспекторларының сафлары сирәгәюдән файдаланып, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы шоферлар күбәя башлады.

Алар юлга чыкканда үзләренең генә түгел, башкаларның да тормышына куркыныч янауларын уйлап та карамыйлар. Мәсәлән, 9 август көнне, кичке җиденче яртылар тирәсендә, Кече Лызи авылының үзәк урамында булган юл фаҗигасен генә алыйк. «Ока» машинасы шоферы, машина йөртү хокукыннан тыш, исерек килеш идарә иткәндә тизлекне сакламыйча, юлдан төшеп китә һәм газ баганасына килеп бәрелә. Машинада шофердан тыш 5 яшьлек кызы белән аның исерек хәлдәге әтисе дә була. Бала махсус утыргычка беркетелмәгән, шофер белән пассажир ир дә иминлек каешларын эләктермәгән. Нәтиҗәдә, шофер уртача дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала, бала белән пассажир да җиңелчә яралана. Юлларда игътибарлы булсак һәм хәмер эчкән хәлдә руль артына утырмасак иде. Үзегез турында уйламасагыз да, балаларыгыз турында уйлагыз, әтиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250