Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балачак Сабан туе

Безнең районда Сабантуйлары май аенда ук старт алды. Аны балалар бакчасына йөрүче сабыйлар башлап җибәрде. Мондый бәйрәм бәлки районыбызның башка балалар бакчаларында да оештырылгандыр, ә менә миңа 22 май көнне Балтач бистәсенең 2нче номерлы «Салават күпере» ясле-бакчасында кичкырын оештырылганында катнашырга туры килде.

Күңелләргә хуш килерлек, алдагы Сабантуйларына рухландырырлык бәйрәм булды ул. Иң әүвәл, бәйрәмгә җыелган әти-әниләр сабыйлар белән бергә концерт карады. Һәрбер төркем концерт номеры хәзерләгән, беренче кечкенәләр төркеме тәрбияче апалары ПКамалиева белән «Чебиләр», уртанчылар төркеме апалары И. Гыйләҗетдинова белән спортсменнар булып биеде. Л. Вәлиева белән Г. Габдрахманова тәрбияләгән мәктәпкә хәзерлек төркеме малайлары кулларына мылтык тотып, «моряклар» биюләре белән сокландырды. Оста биючеләр чыгар бу егетләрдән, дип алкышлап утырдык. Кызлар да татарча, яулык биюләрен оста башкарды. Әлеге биюләрдә Сабантуйның миллилеге, спортка карата мәхәббәт, патриотлык хисе чагылыш тапты. Бакча коллективы да нәкъ менә шушы тәрбияви чараларны сабый күңеленә иңдерерлек дәрәҗәдә эшли. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә бала үз халкының, милләтенең рухи хәзинәләрен хөрмәт итәргә, кардәш-ыругларын яратырга, Ватан-Ананы кадерләргә кирәклеген, спортның сәламәт яшәү рәвеше икәнлеген күңеленә сеңдергән була. Нәниләр төркеме тәрбиячеләре Л.Галимуллина белән А. Хаҗиеваның нәниләрне әти-әнил-әре белән бергә биетүе дә юкка гына түгел, бала ата-анага карата рәхимле, мәрхәмәтле булырга, аларга һәрчак якынаеп яшәргә тиешлекне аңлап үсә. Биредәге һәрбер чыгыштан әнә шундый тәрбияви мәгънә табарга мөмкин иде. Е. Хаҗиева белән Г. Мәхмүтова җитәкчелегендәге икенче кечкенәләр төркеме «Елмай» исемле җыр башкарды. Мәктәпкәчә хәзерлек төркеме баскан җирдән «ут уйнатып», татарча да биеде, җырладылар да. Кулчатырлар биюе белән алар май аенда район күләмендә узган: «Алло, без талантлар эзлибез!» дигән балалар сәнгать бәйгесендә дә уңышлы гына чыгыш ясаганнар. Соңыннан барысы бергә һавага шарлар очырдылар. Җәйләр узып, көзләр җиткәч, без килербез сиңа, мәктәп, дип шарлар белән бергә белем йортына сәлам җибәрделәр! Кайсы белем йортына барсалар да, бусагадан хәзерлекле, сәләтле балалар атлап керәчәк. Музыка серләренә төшендерүче Д. Җәләлова, биергә өйрәтүче Р. Шакирова, физкультура укытучысы А.Нуриева да нәкъ менә шул максатларда эшлиләр дә инде. Концерт азагында барлык ата-аналарның да йөзендә шатлык чаткылары балкыса, бакча коллективының алар алдында йөзләре ак иде. Соңыннан һәрбер төркем үзләренең уен мәйданчыкларында уйнады, бүләкләр алды. Тагын да кызыгы - ярминкә булды. Анда нәрсә генә сатмадылар - кайнар икмәктән башлап, кулланылышта булган фортепьянога кадәр бар иде!
Бәйрәм арты бәйрәм дигәндәй, берничә көннән чыгарылыш кичәсе үткәрделәр. Бакча мөдире Лилия Хәкимова да: «Бәйрәмнәр, чыннан да, күп уза. Һәрберсе саен, барыбер дә, борчылабыз. Балалар бит алар, шаяннар-шуклар, шуңа җаваплылык хисе зур. Гади хезмәткәрдән башлап, өлкән тәрбиячегә кадәр зур җаваплылык тоеп эшли бездә», диде. Ә без исә сабыйларыбызны - илебезнең хәзерге вакытта камил, бөтен тормышта үскән киләчәген бәйрәм белән тәбрик итәбез, озын гомерле, сәламәт булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250