Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар иминлеген кайгыртып

Күптән түгел балаларның җәйге ялын оештыру, аны мәгънәле, файдалы һәм имин итеп үткәрү максатларыннан үзәк китапханәнең уку залында район башкарма комитеты җитәкчелеге тарафыннан әти-әниләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм балалар тәрбияләүдә зур өлеш кертүче өлкәләрдән килгән белгечләр катнашында җыен оештырылды.

Җыенда төп эшчәнлекне балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе (КДН) әгъзалары күрсәтте. Биредә шулай ук «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килүче «Забота» әти-әниләр клубы һәм 28 ведомствоара учетта торучы, 7 авыр хәлле гаилә әгъзалары да катнашты. Әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның мәнфәгатьләрен кайгырту, бигрәк тә җәйге ял чорында КДНда учетта торучы балаларны игътибар үзәгенә алу бурычы әлеге җыенның көн үзәгендәге төп мәсьәләсе булды. Җыелышны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм КДН комиссиясе рәисе урынбасары В.Зәкиев район күләмендәге социаль мәсьәләләрнең торышына, балалар тормышына кагылышлы мөһим төшенчәләргә тукталды. «Наз» үзәге җитәкчесе ПӘхмәдиева тернәкләндерү, дәвалану чаралары, субсидияләр һәм федераль дәрәҗәдәге социаль ярдәмнәр, хезмәт күрсәтүләр турында бәян итте. Эшсез һәм инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләр, мохтаҗ гаиләләр өчен ташламалы матди ярдәмнәр турында аңлатмалар бирде. Ә мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты С.Мөхәммәтҗанова исә үз чыгышында җәйге лагерьлар эшчәнлеген ассызыклады. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Гатиятуллинаның да фикер-тәкъдимнәре һәм әйтер сүзе ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга тәкъдим ителә торган мөмкинлекләр хакында иде. Ул әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп: «... балаларыгызны Саба, Кукмара районнарында һәм Мари Иле республикасындагы «Лесная сказка» ял һәм тернәкләндерү учреждениеләренә, приютларга җибәрә аласыз, юлламалар өчен гаризалар язуны тоткарламагыз», диде.
Ә балигъ булмаганнарның эше буенча участок инспекторы Н.Фәйзрахманов балалар арасында үз-үзенә кул салуны һәм хокук бозу күренешләрен булдырмый калу хакында сөйләде. 17,5 яшьлек яшүсмерләрнең район мәшгульлек үзәге аша Чистай һәм Түбән Камада урнашкан махсус автомобиль мәктәпләрендә юл йөрү таныклыгына укып кайта алулары турында әһәмиятле мәгълүмат җиткерде. Аннан соң чыгыш ясаган район опекунлык һәм попечительлек секторының бала хокукларын яклау буенча баш белгече М.Габделхакова әти-әниләрнең бала тәрбияләүдәге бурычлары һәм «Ана капиталы»ннан максатчан файдалану турында искәртте. Баласына тиешле тәрбия бирмәгән очракта ата-ана хокукыннан азат итү, алимент түләүдәге четерекле очракларны мисалга китерде. «Наз» үзәгенең гаиләләр белән эшләү бүлекчәсе мөдире Л.Низамиева мәктәпләрдә укучылар белән үткәрелгән тестларга нәтиҗәләр ясап, бала психологиясендәге үзенчәлекләрне ачыклады. Балигъ булмаган балада үз-үзенә кул салу турында уй бөтенләй булырга тиеш түгел, дип басым ясады. Үзәк хастаханәнең наркология кабинеты шәфкать туташы Ф.Гарәфиева да бала организмының халәте, авыруларга һәм начар гадәтләргә (спиртлы эчемлек, наркотик куллану, тәмәке тарту һ.б.) тиз бирешүчәнлеге хакында сөйләп узды. Ә дини һәм әхлак тәрбиясе хакында үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт, Чепья чиркәвеннән Отец Агафон һәм чиркәү хезмәткәре, укытучы Г.Симовская әти-әниләргә үгет-нәсыйхәт биргән чыгышларын тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Район прокуроры З.Абитов барлык ясалган чыгышларга нәтиҗәләр ясап, бала хокукларын яклау буенча тиешле тәкъдимнәр кертте, «Забота» клубының эшчәнлегенә бәя бирде (рәсемдә).
Әлеге җыеннан һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат алып таралышты. Мөгаен, бирегә килгән әти-әниләр гаиләләрендәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү һәм балаларның җәйге ялын имин генә үткәрү бурычы куйгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250