Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларны саклыйк!

Февраль аенда бер-бер артлы Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә башлангыч сыйныф кызларына явызларча һөҗүм ясалу бөтен республиканы тетрәнергә мәҗбүр итте. Бүген беребез дә мондый хәл безнең балаларыбыз белән булмас дип әйтә алмый. Чөнки көндәлек радио, телевизор, газета-журналлардан кайдадыр балалар югалган, машинага утыртып алып киткәнне күргәннәр, яисә үле килеш табылган дигән хәбәрләр...

Безгә балаларыбызны саклау өчен барлык чараларны кабат искә төшерергә кирәк. Бу вакыйга беркемне дә битараф калдырмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән хат нигезендә, район мәгариф идарәсенең махсус приказы кабул ителде. Аны үтәү йөзеннән 22нче февральдә мәктәпләрдә экстремаль ситуацияләрдән төрле чыгу юлларын аңлатып, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Мәктәпкә барганда, кайтканда куркынычсыз маршрутлар күрсәтелде. Таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска тырышырга киңәш ителде. Һәр бала белән үзенең куркыныч-сызлыгыңны тәэмин итү буенча инструктажлар үткәрелде. Беренче дәрес башлану белән үк дәрестә булмаган укучының сәбәбен әти-әниләр аша ачыкларга, дәрестән соң чаралар, түгәрәкләр үткәрү срогын алгарак күчерергә тәкъдим ителде. Әти-әниләр һәм укытучыларга киңәшләр әзерләп таратылды. 25нче һәм 26нчы февраль көннәрендә барлык мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре катнашында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта әти-әниләр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән булган үкенечле вакыйга белән та-ныштырылды. Балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин булган очраклар турында кисә-телде. Кечкенә баланы ясле-бакчага, башлангыч сыйныф укучысын мәктәпкә озатып кую һәм каршы алу өчен өлкәннәр билгеләнде.
Барлык җаваплылыкны мәктәпкә генә калдырып булмый. Балалар мәктәпкә бара алмаганда һәрбер әти-әни укытучыны алдан кисәтергә тиеш. Һәрвакыт баланың кайда, ни өчен булуы, ни белән шөгыльләнүе турында кызыксынып торырга кирәк.
Әти-әни баласына көн дә «куркынычсызлык» кагыйдәләрен тукып тора кебек. Шулай да күпчелек очракта балалар аны өйдән чыгып китүгә оныта. Балалар бит, «матур»га бик тиз алданалар. Иң элек баланы «юк» дип әйтергә өйрәтергә кирәк. Ят кешеләр белән аралашмаска, ят машиналарга утырмаска, бернинди кызыксындыру чараларына алданмаска. Үзебезгә авылларда йөргән ят машиналарга, шикле кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Балаларыбызның киеме, тышкы кыяфәте җинаятьчеләрне җәлеп итәрлек булмасын иде. Үзенә куркыныч янаганда телефоннан әти-әнисенә шалтыратырга, яисә якын-тирәдәгеләрне ярдәмгә чакырырга өйрәтергә кирәк. Төрле дежур фразалар ятлатырга була: «Мин әнидән сорыйм әле», «Миңа әни кушмый», «Мин ашыгам» һәм башкалар. Чит кешеләрнең юкка гына сиңа тәм-том тәкъдим итмәгәнен аңласыннар иде алар.
Бүгенге кечкенә кызларга гына түгел, кечкенә малайларга да, үзләрен теләсә кем белән иркен тоткан кызларга да, төнлә «кызык» эзләп йөргән яшүсмерләрнең тормышына да куркыныч янарга мөмкин. Балаларыбыз безгә бик кадерле. Аларны саклау өчен бөтен белемебезне, сәләтебезне, игътибарыбызны кулланып, әти-әниләр, укытучылар, хокук саклау хезмәткәрләре белән бергә-бергә эшләсәк кенә балаларны төрле явыз кешеләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән саклап кала алырбыз.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250