Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач эшмәкәрләре бәйрәм алдыннан нигә очрашты? (фото)

Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.

Райондагы эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый үсештә, үз җирлегебездә яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып тора.

Эшмәкәрләребез сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерүдә өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә саллы өлеш кертәләр – бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары барсы да аларның иганәчелек ярдәме белән уза.

26 май - эшмәкәрләр көне, шул уңайдан бүген, район җитәкчелеге соңгы елларда үз эшчәнлеген башлаган эшмәкәрләр янында булып, урыннардагы эшчәнлек белән танышты. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, авыл җирлекләре башлыклары, районыбызның кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче вәкилләре иң элек бетон һәм төзелештә куллану өчен бетон эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнүче "Таубетон" җәмгыятендә, шәхси эшмәкәр Фәргать Нәҗиповның автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау цехларында булып, оешмаларның хезмәт юнәлешләре белән танышты.

Чираттагы тукталыш  "Ак алтын" кооперативы булды. "Ак алтын" гаилә бизнесы, Гөлүзә һәм Данил Гыйләҗетдиновлар башта шәхси хуҗалыклардан сөт җыйганнар, аннан соң сөт эшкәртү буенча үз эшчәнлекләрен башлап җибәргәннәр. 13 милиион сумлык грант отканнар һәм сөт эшкәртү цехы булдырганнар, бүгенге көндә Казан шәһәренең азык-төлек департаменты белән төзелгән килешү нигезендә республиканың мәктәп-балалар бакчаларын сөт белән тәэмин итәләр. Грантны алу җиңел булмаган, аның буенча отчетлары тагын да авыррак дип әйтәләр эшмәкәрләр. Шуңа да карамастан, эшләре алга бара, уңышлар насыйп булсын үзләренә.

Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр соңрак Закиров крестьян-фермер хуҗалыгындагы мал чалу урынында булды. 

Очрашуның рәсми өлеше Балтач кафесында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев