Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта диспансеризация үткәрелә башлады

2013нче елда Рәсәй Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләрендә барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.

Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе, 21 яшьтән башлап һәр гражданинга 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3кә бүленсә): 21 яшь (1992 елда туучылар), 24 (1989), 27 (1986), 30 (1983), 33 (1980), 36 (1977), 39 (1974), 42 (1971), 45 (1968), 48 (1965), 51 (1962), 54 (1959), 57 (1956), 60 (1953), 63 (1950), 66 (1947), 69 (1944), 72 (1941), 75 (1938), 78 (1935), 81 (1932), 84 (1929), 87 (1926), 90 (1923), 93 (1920), 96 (1917), 99 (1914).

Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш (Балтач зонасы - үзәк поликлиникага, Чепья - Чепья участок хастаханәсенә, Яңгул - Яңгул табиб амбулаториясенә, Норма-Кариле зонасы - Кариле табиб амбулаториясенә). Гомуми практика табибы һәм аның шәфкать туташлары тарафыннан нинди анализлар бирелергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. Гражданнар бу төр медицина тикшерүе үтәргә килгәндә, кан бирү өчен, ач карынга килергә тиеш, өйдән иртәнге бәвел (моча) һәм кайбер яшьтәгеләргә өйдән тизәк (кал) алып килү кирәк. Диспансеризация гражданнарга бушка үткәрелә.

Даими рәвештә диспансеризация, медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә һәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә, авыртуның башлангычында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөһим. Шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү (алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш), физик активлыкны арттыру, чиктән тыш авырлыкны (симерү) булдырмый калу өчен дә кирәк.

Рәсәй Федерациясенең Федераль законы нигезендә (№323-ФЗ 21.11.11 ст. 24 «Об основах охраны здоровья граждан в РФ») оешма һәм предприятие башлыклары үз эшчеләрен диспансеризация һәм медосмотр үткәрергә бер каршылыксыз эш урыныннан җибәрергә тиеш. Поликлиника регистратурасында «Кайнар линия» телефоны эшли: 2-52-11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250