Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Батырлар хөрмәтләнә

Районыбызга яңа җитәкче булып Рамил Нотфуллин килгәч, милли татар көрәшебезгә да яңача караш башланды дип хәбәр иткән идек инде.

Беренчедән, Татарстан чемпионаты башланыр алдыннан ул көрәшкә кагылышлы булган барлык кешеләр белән ике сәгатьлек очрашу уздырып, килеп туган проблемаларны сорашкан иде. Икенчедән, Татарстан чемпионатыннан бил алышып кайткан егетләребез белән хакимиятнең кече конференц-залында чәй өстәле артында очрашты. Аларның хәл-әхвәлләрен сорашты. Чемпионатта 11нче урынны алсак та, аеруча тырышып көрәшкән (берничә әйләнеш көрәшкән егетләребезне әйтүем Н.С.) Атказанган спорт осталары: Арбордан бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдинов, Яңгулдан Ранил Сафиуллин һәм Динар Фатыйхов, Аланнан Азат Вафин һәм Раил Сираҗиевка олы рәхмәтен җиткереп, акчалата бүләкләр тапшырды. Мактауларның иң зурысы, билгеле, бөтен республиканы үзенең кыю адымы белән шаккатырган Айдар исеменә яуды. Шушында ук күптән түгел генә Италиянең Милан шәһәрендә дөнья чемпионатында гер күтәреп, бронза медаль яулаган тагын бер якташыбыз, Шеңшеңәр авылыннан Рамил Зариповны да көчле алкышлар астында бүләкләү булды. Күңелләре булып китте егетләрнең. Район башлыгының мондый карашын һичшиксез акларга кирәк, дип таралыштылар алар бу очрашудан. Амин, шулай гына була күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250