Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңгесез калмыйм дисәң

- Соңгы елларда бәрәңгедә моңарчы күрелмәгән корткычлар, авырулар күренә башлады. Күрше әйтә: «Россельхознадзор» дигән оешма бар. Андагы белгечләргә мөрәҗәгать итеп карарга кирәк. Алардан яхшы белүче юктыр», - ди. Шундагы берәр белгеч белән безнең сорауга җавап әзерләмисезме? - дип килде редакциягә Нурия ханым. «Россельхознадзор»ның районара берләшмәсе директоры Фәрит Әхмәтханов белән элемтәгә...

- Соңгы елларда бәрәңгедә моңарчы күрелмәгән корткычлар, авырулар күренә башлады. Күрше әйтә: «Россельхознадзор» дигән оешма бар. Андагы белгечләргә мөрәҗәгать итеп карарга кирәк. Алардан яхшы белүче юктыр», - ди. Шундагы берәр белгеч белән безнең сорауга җавап әзерләмисезме? - дип килде редакциягә Нурия ханым.

«Россельхознадзор»ның районара берләшмәсе директоры Фәрит Әхмәтханов белән элемтәгә чыктык. Ул безне шушы оешманың белгече Рифкать Галимуллин белән таныштырды.

- Соңгы елларда шәхси хуҗалыклар орлыкка бәрәңгене каян гына кайтарып утыртмадылар, - дип башлады ул. - Ә орлык белән бергә яңа төр корткычлар, авырулар барлыкка килү ихтималын истән чыгарабыз. Шәхси җир эшкәртү техникасы булган кешеләр дә бакча сукалаганда шул бер җир эшкәртү коралы белән авылдан авылга, хуҗалыктан хуҗалыкка авырулар да, корткычлар да таратып йөрергә мөмкин. Туфрак һәм орлык белән тиз таралучы иң куркыныч авыруларның берсе алтынсымак нематода. Нематода шулай ук аяк киемнәренә ияреп, кош-корт, эш кораллары белән тиз тарала.

- Ул таралмасын өчен нишләргә инде. Бакчага чит техника кертмәскә мени? Сукалыйсы бар ич.

- Нишләп кертмәскә ди. Сукалаттырыгыз. Әмма сукаларыгызны, техниканың тәгәрмәчләрен әйбәтләп юарга, дезинфекцияләргә кирәк.

- Ул авыру бәлки минем бакчада бардыр инде?

- Белеп булмый. Шуңа күрә бәрәңге участокларын кичекмәстән кат-кат тикшереп чыгарга кирәк. Нематода башлануның беренче билгесе бәрәңге яфракларының корыша башлавы. Аннан озак тормый бәрәңге шиңә, саргая һәм үлә. Ул бигрәк тә корылык елны нык зыян сала. Бәрәңге уңышы 30-90 процентка кадәр юкка чыга.

- Ә үзе нәрсә соң ул нематода, аны танып буламы?

- Бу аналары 0,3-1,2 мм. һәм аталары 0,5-0,8мм. озынлыгындагы личинкалар. Шул личинкалар бәрәңге тамырын җәрәхәтләп сыекча бүлеп чыгаралар. Ул урында гадәттән тыш зурлыкта күзәнәкләр барлыкка килә. Шул күзәнәкләр аша бәрәңгенең согын суырып уңышын булдырмыйлар.

- Колорадо коңгызы кебек афәт мәллә инде. Бик үрчемле түгелме?

- Бер сезонда нематода бер генә мәртәбә нәсел калдыра. Тамырга урнашудан алып анасы җитлегүгә кадәр 40-70 көн үтә. Димәк, быел инде нәсел булдырылган.

- Аннан берәр ничек котылып буладыр ич?

- Була. Көрәшсәң ник булмасын. Беренчедән, хуҗалыгыңда мондый афәт булмаса, аның сезгә килеп керү юлларын бикләргә. Ничек таралу мөмкинлеге югарыда әйтелде. Икенчедән, әгәр инде бакчагызда нематода барлыгы ачыкланган икән, зарарланган сабакларны җыеп, сабакка ябышкан туфрагы белән күмәргә, бакчага кереп йөри торган урында дезинфекция ясау өчен 30 процентлы тоз эремәсе (аммиак селитрасы да ярый) белән ванна булдырырга кирәк. Монда эшләгән эш коралларын үсентеләрне, туфракны читкә чыгарырга ярамый. Һәм анда 5-6 ел бәрәңге утыртмый тору яхшы. Аннан нематодага каршы торучы Роко, Аладин, Ароза, Ред скарлет, Беллароза, Розара, Импала, Лукъяновский, Жуковский кебек сортлы бәрәңге утырту әйбәт. Зарарланган участоктагы бәрәңге орлыкка ярамый.

- Бәрәңге һәр хуҗалыкның икенче ипие. Берсеннән котылып булмый, икенче афәт кирәкми безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250