Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген 1 ноябрь. Көзнең соңгы аена кердек

Әле бер атна элек кенә инде кышкы "режим"га күчкән идек. Көз үзенекен итте: кабат җылытты.

Кышкы киемнәрне тагын шкафларга алып куярга туры килде. Әмма көз - көз инде, температура плюсле булса да, дымлы һава барыбер үзенчә салкын. Хәер, урамдагы салкынлык ул бүген тормышыбыздагы иң кечкенә проблема. Иң мөһиме - күңелләрдә җылылык булсын, өйләрдә иминлек, татулык хөкем сөрсен!
Үзара аңлашу белән, сау-сәламәт гомер кичерергә язсын! Эш урыннарыбызда да, хөсетлек-көнчелектән арынып, бер-беребезгә изге теләктә, сабыр булырга тырышыйк! Бу кара, салкын көзләрне җылыта, яктырта алырлык көчкә ия бит без!
Табигатьтәге каралык бик тиздән онытылыр, бар дөнья ап-ак, саф карга күмелер. Ә күңелләрдәге кара күләгәләрдән тиз генә котыла алырбызмы?
... Әнә бит, инде үткән төнне үк кар яуган. Җир өстенә генә түгел, күңелләргә дә аклык бирсен иде ул.
Фото: http://hd-pictures.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250