Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүләкләрне кызганмыйк

Бала хакын хакламыйча, үз ихтыяҗларын гына кайгыртып яшәп, эчүчелеккә бирелгән әти-әниләр аз түгел районыбызда. Алда һәркем, бигрәк тә балалар зарыгып көтүче Яңа ел бәйрәменә сәрхүшләрнең планнары «зурдан» була.

Ә менә газиз сабыйларына бүләк ясау турында алар уйлап та карамый. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар хакына гади халык бүләкләр барлап, район эчке эшләр бүлегенә алып килә ала. 15нче декабрьдән үз көченә керәчәк «Полиция кыш бабае» акциясе кысаларында эшләнүче әлеге изге гамәлләр һәрбер баланы чын күңелдән куандырыр иде. Җыелган бүләкләрне бүлек хезмәткәрләре нәниләрнең өйләренә кадәр илтеп, матур итеп тәбрикләп бирәчәк. Әйдәгез, әлеге чарадан читтә калмыйк. Күңел җылыбызны туплап, бүләкләр әзерлик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250