Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөрбаш яңа мәктәпле

«Аллаһыга шөкер, төзүчеләрдән уңдык. Үз эшләренә намус белән карап, вакытны бушка уздырмый эшлиләр», дип каршы алды мәктәп директоры Гүзәл Бариева. Бөрбашка баруыбызның максаты мәктәп төзелеше белән танышу иде.

Биредә иң элек әти-әниләр һәм коллектив көче белән иске мәктәп сүтелде. Җир казу эшләре 20нче апрельдә, ә нәкъ бер айдан төзелеш башланды. 165 урынга исәпләнгән мәктәпне «Евростройхолдинг+» оешмасы башкара. Участок бригадиры Игорь Шигайны эш урынында тота алмадык. «Төзелешкә кирәк-яракларны юнәтеп йөри», - диде Гүзәл Галимулловна. - Принципиаль егет ул. Материалларны бервакытта да артыгын кайтартмый. Үзе гел төзелеш барган урында.
Аның каравы мастер Илдус Шна белән аралаша алдык һәм ул төзелеш хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Без килгән көннәрдә территория тирәсендәге киртәләрне сүтеп алганнар иде инде. Төзелеш башыннан алып участокка беркемне дә кертмәгәннәр, хәтта укытучыларны. Чөнки ярамый. Димәк, биредә таләпләр үтәлгән. Эшкә намус белән карау ачык чагылыш таба. Объект белән танышып йөргәндә шунысы игътибарны җәлеп итте, эш белән мәшгуль төзүчеләр, нинди милләт булуына карамастан, безне күрү белән саф татарча исәнләште. «Егетләрне татарча сөйләшергә өйрәтеп бетерәбез инде», диде мәктәп директоры. Төзелешнең асылына килгәндә, биредә берничә бригада көч куя, 80-85 кеше эшли. Бигрәк тә үзбәк, таҗик егетләренең намус белән эшләвен әйттеләр. Кирпеч салу эшләрен бер атна эчендә башкарып чыкканнар. Цоколь катта (безнеңчә әйткәндә подвал өлеше) эш тәмамлану алдында. Биредә һөнәрханә, бию һәм көрәш заллары һәм башкалар булыр дип планлаш-тырыла. I катта эчке эшләр тәмамланган. Бары тик буяу эшләре, утларны тоташтырып бетерәсе, идәннәрне эшлисе бар. II катта да эшләр гөрли. Су һәм газ торбалары да сузылып беткән. Биредә тәрәзә куелган, батареялар урнаштырылган, эчке эшләр дә тәмамланган. Актлар һәм спорт залларында, ашханәдә дә кызу темплар белән эш бара. Илдус Шна белдерүенчә, материаллар белән тоткарлыклар юк. Шуңа да төзелеш барышында проблемалар тумаган, ә бу үз чиратында төзүче өчен иң әһәмиятлесе.
Мәктәпнең тышкы ягында да төзү эшләре бер минутка да тынып тормый. Керү юллары ясала, канализация һәм су кертү эшләре дә тәмамлану алдында. Шушы көннәрдә генә кабельләрне сузып бетергәннәр, мебельләр дә кайткан.
Мәктәпне быел өлгертү исәбебез, ди мастер Илдус әфәнде. Шуңа да төзүчеләр төнге сәгатьләргә кадәр эшли. Төзелеш җиңел эшләрдән түгел. Шулай булуга карамастан, егетләр зарланмый. Тәмле ашау, чиста урын-җир, мунча, яхшы мөнәсәбәт барысы да төзүчеләр өчен. Төзелеш башланыр алдыннан башлангыч мәктәп бинасы янына укытучылар көче белән махсус мунча төзегәннәр. Эштән арып-талып кайткан төзүчеләрне көн саен кайнар мунча каршы ала. Теләгән кешегә душ керү мөмкинлеге дә бар, дүрт тапкыр ашату мөмкинлеге тудырылган.
2012-2013нче уку елы мәктәп коллективы өчен яңалыкларга бай дияргә кирәк. Алар быел яңа мәктәпле генә түгел, яңа хоккей мәйданчыклы да булачак. Бүгенге көндә мәйданчык тирәсендә дә кызу урак өсте бара. Зур төзелешләр алып бару исә укытучыларның һәм хезмәткәрләрнең җәйге ялына комачаулык ясамаган. Кыскасы, ялын да иткәннәр, эшне дә өзмәгәннәр. Хәер, яңа мәктәп өчен җәйге ял һәм хәләл көч жәл була аламы соң?!

Рәсемдә: тиздән әлеге бина кыңгырау чыңына, укучыларның шат авазына күмеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250