Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңге басуларында

«Смәел» җәмгыятендә барлыгы 124 гектар җиргә бәрәңге утыртылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 40 гектарга кимрәк дигән сүз. Уңыш буенча да бераз чигенеш бар.

Бәрәңге басуларында Смәел урта мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Сизнер авылы балалары иртәнге сигезенче яртыдан көндезге сәгать 2гә кадәр тырышып хезмәт куя. Укучыларга ярдәмгә берничә көн активлар да чыккан. Механизаторлар Рәфыйк Әхәтов Сизнер, Смәел егетләре белән, ә Равил Шәяхтямов Чавал техникумы студентлары (рәсемдә) белән «GRIMME» комбайнында эшлиләр. Без килгәндә ялга туктаган иделәр. Егетләр ике сменада иртәнге сәгать җидедән кичке унга кадәр хезмәт куя. Смәеллеләр «Невский» һәм «Роко» сортлы бәрәңгеләргә өстенлек биргән.
«Невский» бәрәңгесе гектарыннан - 120, ә «Роко» 150-160 центнер чыга, - ди агроном Тәбрис Зәкиуллин. - Узган елгыга караганда уңыш чигенкерәк. Тагын шунысы да бар, төрле басуда төрлечә. Бәрәңгене биредә капчыкларга түгел, машинага җыеп, подвалларга кайтаралар. Анда алты кеше аралап, бәрәңгене сату өчен әзерли. Шунысын искәртеп узу кирәк, «Смәел»дә 1 мең тонна һәм 3 мең тонна (яңа) сыйдырышлы подваллар бар. Бәрәңгене исә Казан шәһәренә һәм Саба кулланучылар җәмгыятенә килограммын 6 сумнан сатканнар. Бәлки шушы көннәрдә бер килограмм бәрәңгенең бәясе 6,50 сум булыр дигән өметтә җәмгыять белгечләре. Биредә шулай ук сортларны алыштыру өчен 6 гектарда супер элита «Невский» сорты да утыртканнар.
«Смәел»дә бүгенге көндә бәрәңгенең яртысы җыеп алынган инде. Җәмгыять алдында көннәр яхшы торганда «икенче икмәк»не тиз арада күмәк көч белән җыеп алу бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250