Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өеңә грипп кермәсен

Кышка керү белән салкын тиеп (ОРВИ) һәм грипп белән авыру очраклары арта. Гриппның А һәм В тибы вирусларының таралу тизлеге һәм агрессивлыгы аеруча зур.

Ул тиз арада сулыш юлларының лайлалы тышчаларын зарарлый һәм бактерияләр таралуга юл ача. Шуңа күрә грипптан соң бактериаль катлаулану очраклары бик күп. Вирус мутантлашып гриппның ел саен яңа төрләре чыгып тора. Ул балалар һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Инфекция тарату чыганагы булып авыру кеше тора. Ул аеруча авыруның беренче өч-биш көнендә нык тарала. Йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкән вакытта да вирус берничә метрга кадәр тарала һәм берничә сәгать яши ала. Ул икенче берәүгә уртак әйберләрдән файдаланганда күчәргә мөмкин. Грипп белән бер авырганнан соң ныклы иммунитет формалаша, ләкин кеше яңа төр вирус йоктырырга мөмкин. Авыру билгеләре: югары (38-40 градус) температура, туңу, хәлсезлек, буыннар, эч, күз авыртулары... Күздән яшь ага, борын тыгыла, авыр очракларда борыннан кан да китәргә мөмкин. Грипп организмда төрле катлауланулар - пневмония, бронхит, отит, трахеит, миокардит, менингит... китереп чыгарырга мөмкин. Ул бик еш кына хроник авыруларны тагын да көчәйтә.
Грипптан саклану өчен вакцина алу иң ышанычлы чара. Бу 6 айдан соңгы балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, төрле хроник авырулары булган кешеләргә аеруча кирәк. Бигрәк тә вакцинаны грипп эпидемиясе алдыннан ясатуның нәтиҗәсе зур. Йөткереп, төчкереп йөргән кешеләр белән аралашмау, халык күп җыелган урыннардан читләшү, кулларны еш сабынлап юып тору, бүлмәләрне җилләтү һәм чиста тоту, тиешенчә йоклау, дөрес туклану, физик активлык, борынны юдыру кебек чаралар да грипптан сакланырга мөмкинлек бирә. Авыру эләктергәнсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйдән чыкмау, табиб куйган таләпләрне төгәл үтәү шарт. Күп сыеклык эчәргә кирәк. Кайнар чәй, мүк һәм нарат җиләкләре эчемлекләре, минераль сулар... файдалы булыр. Кура җиләге, бал, прополис, ылыс мае, сарымсак, суган һәм башкалардан ясалган эчемлекләр дә гриппка каршы электән киң кулланып киленә. Үзебез сакланып һәм башкалар сәламәтлеге турында да кайгыртып яшәсәк гриппны җиңеп булыр.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250