Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшләр ничек бара?

Карадуган урта мәктәбен төзекләндерүгә, яңартуга тиешле вакытында - яз көне үк тотындылар. Инде менә җәй уртасы узып бара, биредә хәлләр ничек икән, дип, бу атна башында мәктәпнең үзенә юнәлдек.

Безне директор Гөлсинә Зарипова белән мәктәпне төзекләндерү-ремонт эшләренә алынган «Ильяс +» җәмгыяте мастеры Айдар Хафизов каршы алды. «Әле генә район башкарма комитетыннан комиссия килгән иде, озатып кына җибәрдек», - диделәр алар беравыздан. Шул арада авыл җирлеге башлыгы Ришат Нургалиев та килеп җитте.
Биредә башкарылырга тиешле төп эшләр үтәлгән диярлек - спортзал түбәсе ябылган, яңа тәрәзәләр куелган, беренче катта бүлмәләрнең электр системасын рәтләтеп бетерәсе, икенче каттагы уку кабинетларының ишекләрен куясылары бар. Бүлмәләрнең стена-идәннәре әти-әниләрнең көч-ярдәме белән буялган, түшәмнәр агартылган. Икенче катның коридорында пляждагы кебек, ком гына иде, түр башыннан плиткалар җәеп киләләр үзе. Спортзалның идәнен эшләргә «Игенче» җәмгыяте алынган, бәдрәф, душ керү бүлмәләрен бүлеп куйганнар, эшләп кенә бетерәсе бар.
Карап йөрсәң, тотынган һәрбер эшне җиренә җиткерәсе бар әле монда. «Әгәр кирәк икән, әти-әниләрне дә ярдәмгә чакыра алабыз. Рәхмәт аларга, булышырга әзер торалар», - ди Гөлсинә Фаиловна. Калган эшләрне башкарып бетерү өчен иганәчеләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр.
Борчылып барган җиребездән күпмедер ышаныч белән кайттык. Директор да, мастер да, җирле җитәкчеләр дә мәктәпне уку елына өлгертеп җиткерәчәкбез, дип үзләре үк инана. Болай уртак фикердә торып, бердәм эшләсәләр, булыр, алла боерса.
Без килгән көнне биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та булып киткән иде. Фикерен белергә теләп, үзенә мөрәҗәгать иттек:« Район җитәкчелеге федераль бюджеттан каралган эшләрдән тыш, булган-булган укучыларга, мәктәп коллективына уңайлы шартлар да тудырылсын, дип, өстәмә эшләр дә билгеләгән иде. Әйтик, киенү-чишенү, душ бүлмәләре ясау, идән алыштырулар һәм башкалар... Сүз дә юк, вакыт бара, өлгертергә кирәк. Шәхсән үзем, төзүчеләр, мәктәп коллективы, әти-әниләр, җирле эшмәкәрләр ярдәме белән төзекләндерү эшләренең билгеләнгән вакытта төгәлләнәчәгенә ышанам.» Балалар учреждениесе буларак, ашык-пошык та эшләргә ярамый, чөнки сыйфат ягын да уйларга кирәк. Төзелеш эше дә җиңелләрдән түгел, шуңа күрә, авыр хезмәт башкарган эшчеләргә тел-теш тидерү гөнаһ булыр иде бәлки, тик шулай да сүлпәнлектән котылып, эш темпын, сыйфатка зыян китермичә, арттыру сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250