Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ХӨРМӘТЛЕ ФИЗКУЛЬТУРАЧЫЛАР!

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Эшен дә эшли, гөрләтеп тормыш та алып бара, матур итеп ял да итә, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба районыбыз халкы. Ә спортны үз иткән кеше иң беренче чиратта сәламәт була. Спорт белән шөгыльләнү өчен районыбызда мөмкинлекләр зур. Спорт мәктәпләре, сарайларында райондашларыбыз бик теләп шөгыльләнә.
Биредә хезмәт куючы тренерларыбызның хезмәте бәйгеләрдә ирешкән уңышлар белән бәяләнә. Ә алар аз түгел. Мондый җиңүләр киләчәктә дә күбрәк булсын.
Бәйрәм белән сезне! Тазалык-саулык, зур уңышлар, күп шатлыклар насыйп булсын үзегезгә.
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин
Фото: http://melodycrazy0.webnode.ru/news/golosovye-pozdravleniya-k-dnyu-fizkulturnika/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250