Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске елны озатканда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иске елны озатканда быелгы соңгы видеоконференциясен үткәрде.

Республика Министрлар Кабинетындагы бу киңәшмәдә, беренче чиратта, торак төзелеше һәм файдалануга тапшыру, шул исәптән социаль ипотека программасының үтәлеше, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан чыгару мәсьәләләре бөтен кискенлеге белән куелды. Мәдәният объектлары төзелешенә даими игътибар бирелергә тиешлеге әйтелде. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүне тәртипкә салырга кушылды. Бу җәһәттән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәнил Ибениевка шушында ук конкрет бурычлар йөкләде. Агропромышленность комплексында бүген хуҗалыкларның төп акча кертү чыганагы булган сөт җитештерүгә көндәлек игътибар кирәк. Анда эшләүчеләр турында кайгырту мөһим. Хезмәт хакын киметеп экономия ясап булмый, киресенчә, эшләгән кешегә әйбәт итеп түләп, җитеште¬рүне арттырырга, шуның белән кассага күбрәк акча кертергә мөмкин. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җаваплы белгечләренә бу мәсьәләләрдә конкрет эш оештырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250