Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күбәләк кенә димәгез...

Күршеләрнең курасын корткыч күбәләк басты.

Әби белән бабай кура җиләген көздән ялт иттереп эшкәртеп куйдылар, җиләге дә ишле буласы иде... Шомыртта да шулар, алмагачны да камап алдылар. Бу безнең күршеләрдә генә күзәтелми, бөтен дөньяны басты, диярлек. Әлеге уңайдан «Россельхознадзор» белгече Мөдәрис Фәттаховка мөрәҗәгать иттек. Алар-дан килгән җавапны сезгә дә тәкъдим итәбез:
«Әлеге күбәләкнең исеме - боярышница, ак канатында аермачык булып кара җепселләре күренеп тора, канатының озынлыгы - 7 сантиметр. Аның корты (гусеницалары) алмагачның, шомыртның, баланның, чиянең, кураның яфракларын зарарлый, уңышка зыян китерә. Бу күбәләкләр элегрәк урманнарда, болыннарда гына очрый иде, хәзер исә күпләп үрчеде. Димәк, үзләрен аулаучы дошманнары азайган. Җылы җәй аларга төс кенә булды, шуңа да иркенләп йомырка салалар. Әгәр киләсе ел да быелгысына охшап килсә, бу күбәләкләрнең чын афәткә әверелүе мөмкин. Шуңа күрә, көз көне барлык кипкән яфракларны, күбәләк ояларын җыеп яндырырга кирәк, язын агачларга, җиләк-җимешкә, чәчәк атар алдыннан, «ан-тио», «дуробан», «золон», «карбофос» инсектицидлары сиптертергә кушабыз. Хәзер исә агуларга ярамый, чөнки җиләк-җимешнең өлгерә башлаган чагы. Бары тик йомырка салган яфракларны җыярга гына мөмкин».
Җавапны З.ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250