Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кечкенә дә төш кенә

Газ бетеп торганда, ул үзен бик сиздерми, яшәп була әле: электр пичләрен җибәрәсең, электр плитәсендә пешерәсең, электр чәйнеген куясың. Ә менә электр бетсә, эш харап, дөнья караңгы.

Газ пичләренең дә күбесе туктап кала, чөнки җиһазлары электрга көйләнгән. Бәлки шуңа күрәдер дә, районда электр кулланган өчен түләмичә йөрүчеләр юк диярлек. «Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, предприятиеләр, оешмалар да вакытында исәп-хисап ясап баралар», ди «Татэнергосбыт»ның Идел буе бүлегенең район клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Равил Хәкимуллин. Район буенча электр кулланган өчен исәп-хисап ясаучы бу оешмада нибары 6 кеше эшли. Шуңа күрә барысын да фотога төшереп алдым. Сулда шушы кечкенә, матур, тату коллективның җитәкчесе Равил үзе, аннан агентлар Халидә Солтанова, Камил Сабиров, техник Гөлнара Гайфуллина, инженер Фәнил Вафин. Агент булып эшләүче Рафил Һадиев чираттагы ялда булу сәбәпле, рәсемгә эләкмичә калды. Оешмадан түләүне дөрес җибәрмәгәннәр дип зарланучылар да бар. Моңа югарыдан компьютер программаларын үзгәртеп тору сәбәп икән. Яңа программаны үзләштергән чорда хаталар киткәли. Ә тулаем алганда үзләре һәм эшләре турында бик әйбәт тәэсирләр калдырды кечкенә булса да төш кенә икән бу бердәм коллектив.
Энергетиклар көне белән сезне. Сәламәт булыгыз, булган бәхетләрегезне югалтмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250