Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үкенечләрдән сакланыйк

Балтач мәдәният үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» айлыгының ачылу тантанасы булып узды.

Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге айлык 16сында старт алган иде. Безнең җирлектә исә айлыкны ачу тантанасы 18нче сентябрь көнне билгеләп үтелде. Чарада гимназия, Балтач мәктәбенең 5- 7нче сыйныф укучылары катнашты.
Мәдәният үзәге фойесында әзерләнгән китаплар күргәзмәсе (рәсемдә) чарага килгәннәрне үзенә җәлеп итте. Наркотиклар, аларның адәм баласы өчен никадәр начар тәэсир иткәне, дөньяга булган карашлары хакында да кыю фикер белдерүче укучылар булды.

Биредәге фикерләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да куәтләде:
- Барлык начар гамәлләр вакытны бушка уздырганнан килеп чыга, шуңа мин сезне спорт белән дус булырга чакырып калам.
Район прокуроры Зөфәр Абитов, аның ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина айлык хакында тәфсилләп сөйләде. Укучыларны тәртипле тормыш алып барырга, татлы ялганнарга ышынмаска өндәделәр. Район кинооешмасы тарафыннан укучыларга наркотикларга каршы төшерелгән «Зорка Венера» фильмы тәкъдим ителде.

- Искиткеч матур эшләнгән бу кино балаларга һичшиксез киләчәктә туры юлдан тайпылмаска ярдәм итәр, гомерлек үкенечләрдән саклар,-дип үз фикерләрен җиткерде район кинооешмасы җитәкчесе Радик Михайлов.
Чыннан да, шулай гына була күрсен. Йөрәк парәләребез берүк әлеге афәт кармагына каба күрмәсен. Бу нисбәттән безгә аларны яклау, саклау юнәлешендә ныклап эшләү таләп ителә. Һәм әлеге айлык шуның бер мисалы. Шунысын да әйтергә кирәк, наркотикларга каршы көрәш айлык кысаларында гына түгел, даими булырга тиеш һәм бу юнәлештә бергәләп эшләү генә көткән нәтиҗә бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250