Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үкенерлек булмасын

18нче майдан 18нче июньгә кадәр «Игътибар, балалар!» айлыгы бара. Бу чорда велосипедларда, скутер һәм мопедларда йөрүче балаларга игътибар бермә-бер артачак. ЮХИДИ, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары һәм участок вәкилләре белән рейдлар оештырылачак.

Республика күләмендә балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле булган юл-транспорт фаҗигаләре артканнан-арта бара. Автомобильләрдә балалар өчен иминлек каешлары, махсус утыргычлар яки креслолар булу мәҗбүри шарт дип гамәлгә керсә дә, бу эшкә салкын караучы әти-әниләр һәм өлкәннәр дә бар әле. Юл һәлакәте килеп чыккан очракта, нәтиҗәдә, ике як та зыян күрә. Күпчелек әти-әниләр үзләре дә сизмәстән, балаларының гомерләренә «нокта» куюга сәбәпче була. Чөнки алар балаларына скутер, мопед яки башка төр замана техникасын сатып алып биреп, зур тизлек белән транспортлар хәрәкәт итүче юлларга чыгуларын чикләми. Шуның белән бәйле рәвештә фаҗига барлыкка килә дә инде.
Шуңа күрә Дәүләт Думасы каравына скутер һәм мопед хуҗаларының әлеге транспорт төре белән идарә итү хокукын булдырырга кирәклеге хакында закон проектын гамәлгә ашыру турында мөрәҗәгать иткәннәр. Бу үз чиратында, Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре өчен юллардагы хәрәкәтне тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотарга һәм иминлекне сакларга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки агымдагы елның 4 аенда гына да республикабыз буенча балалар һәм яшүсмерләр катнашында 130 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуның нәтиҗәсендә 6 баланың гомере өзелгән, 137се төрле дәрәҗәдә имгәнүләр һәм җәрәхәтләнүләр алган. Бу күрсәткеч алдагы елгыдан 12 процентка артык. Хөрмәтле әти-әниләр һәм өлкәннәр! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе һәрдаим, бигрәк тә җәйге ял вакытында, газиз балаларыгызның һәм якыннарыгызның иминлеге өчен игътибарлы булыгыз, дип кисәтә. Транспорт руле артында утыручының һәм җәяүлеләрнең дә юлларда сак булуы кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белүдән, тизлекне саклаудан һәм игътибарлы булудан бик күп нәрсә тора!
14 яше тулмаган балаларга велосипедта, ә 16 яше тулмаган яшүсмерләргә скутер һәм мопедларда йөрү катгый тыела. Моның өчен техниканың документы һәм шлем булу төп шарт. Әти-әниләр, техника сатып алып балаларыгызның хыял-теләкләрен тормышка ашырганчы, иң элек ныклап уйланыгыз, балагызның яки башкаларның гомеренә зыян килмәсме?! Ахырдан үкенерлек булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250