Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көтеп алынган кунак

8нче июль «Рәсәй почтасы» көне буларак билгеләп үтелә. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясен уңышлы төгәлләгән Балтач почта элемтәсе үзәге коллективы һәм авыллардагы почта бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен бу көн икеләтә бәйрәм дияргә кирәк. Чөнки бәйрәмне алар зур уңышлар белән каршылый.

Күптән түгел кызу урак өстен хәтерләткән газета-журналларга язылу тәмамланды. Нәтиҗәләр куанырлык. Абунәчеләр «Хезмәт», «Ирек мәйданы», «Акчарлак»ка өстенлек биргән. Шулай ук «Безнең гәҗит» белән «Себерке»не дә яратып алдыручылар бар. Статистикага күз салсак, безнең районда инде 14 ел дәвамында тираж кимеми. Еллар дәвамында 28 мең тиражны бергә дә киметмәү олы мактауга лаек. Вакытлы матбугатка язылуда матур нәтиҗәләргә ирешкән хат ташучыларның хезмәтен югары бәяләргә кирәк. Аларның тырышлыгы бүген басу-кырларда иген өчен маңгай тирен түккән, хәләл көчен жәлләмәгән игенченең хезмәте белән тәңгәлләшә. Җир улы өчен бер бөртек ашлык ничек кадерле булса, вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә һәр абунәче дә нәкъ шулай. Район почта элемтәсе үзәге җитәкчесе Гали Фәйзрахманов үз эшенә намус белән карап, вакыт белән исәпләшми эшләүче Салавыч һәм Чепья почта бүлекчәләре хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяли. Чөнки әлеге бүлекчәләр язылу кампаниясендә зур тырышлык куйган. Хәтта өйләргә барып яздыру да оештырганнар. Чепья почта бүлекчәсендә эшләреннән тәм табып, булсынга эшләүчеләр хезмәт куя. Күрсәткечләрнең югары булуы да, мөгаен, шуңа бәйледер. Раиса Мортазина үзе генә дә ни тора! Икенче өенә әверелгән почта бүлекчәсеннән ул лаеклы ялга китсә дә, аерылырга уйламый. 2004нче елга кадәр мөдир булып эшләгән Рая апа пенсиягә чыккач хезмәт юлын хат ташучы буларак дәвам итә. Җитәкчелек эшен бүгенге көндә сеңлесе Альбина Яковлева башкара. Раушания Мөхәммәтгалиева, Римма Камаева, Ирина Филиппова һәм Екатерина Зәйнуллиналарның хезмәтләренә дә тел-теш тидерерлек түгел. Мактауга лаек хезмәткәрләрнең тагын берсе - Түнтәр почта бүлекчәсеннән Әлфинур Якупова. Әлфинур апа гомеренең дүрт дистәсен почта хезмәтенә багышлаган кеше. Мөгаен, ул тормышын газет-журналлардан, хат-бандерольләрдән башка күз алдына да китерә алмыйдыр. Чөнки мәктәпне тәмамлагач ук башланган хезмәт юлы аны үз эшенең остасы иткән. Парта арасыннан ук почтага эшкә килгән Раушания Садыйкова үзе бер могҗиза. Раушания апа Шу-бан почта бүлекчәсе мөдире дә, үзе хат ташучы да. Өлгер, төгәл хезмәткәрне авылдашлары да тирән хөрмәт итә. Мөдирлек вазыйфасын башкаручы Кече Лызидан Галина Сергеева белән Нормадан Роза Мөҗиповалар озак еллар эшләүче мактаулы хезмәткәрләр. Салавыч Сәрдегәненә хезмәт күрсәтүче Дания Һидиятова белән Иске Салавыч авылының бер өлешен вакытлы матбугат белән тәэмин итүче Әлфия Рәхматуллиналар да үз эшләренең осталары. Тәмле телле, якты йөзле әлеге ханымнар газета-журналларны вакытында абунәчеләргә илтеп тапшыруны намус белән башкара. Бистәбез почтальоннары да төшеп калганнардан түгел. Озак еллар эшләүче Миңнегөл Сабирҗанова, Әлфия Әүхәдиева белән Әлфия Тимербаевалар җәйге челләдә дә, кышкы буранда да, язгы-көзге яңгырларда да газет-жур-налларны вакытында өйләргә китерә. Алар хезмәтеннән бистәбез халкы да бик канәгать. Билгеле булганча, почтальоннарның хезмәте вакытлы матбугат, пенсия өләшү белән генә чикләнми. Ваклап товар сату, коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул итү дә алар вазыйфасына керә. Шушы хезмәтләрнең нәфис затларыбыз җилкәсенә төшүен күзаллау белән почтальон хезмәтенең никадәр авыр һәм катлаулы булуын аңлыйсың. Димәк, аларга физик яктан гына түгел, рухи яктан да нык шәхес булу кирәк.
Ел әйләнәсе халык өчен игелекле хезмәттә булган, йортларыбызга шатлык-сөенеч алып килгән почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихластан котлап, иң изге телә-кләребене ирештерәбез. Үтәсе юлларыгыз тигез, гомерләрегез бәрәкәтле, сәламәтлегегез нык булсын. Һәр өйдә көтеп алынган кунак булып, эшегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып яшәгез.
Рәсемдә: Норма почта бүлекчәсе уңганнары: сулдан уңга Рәйсә Йосыпова, Гөлнара Хәкимуллина, җитәкчеләре Роза Мөҗипова, Мәрхәбә Котдусова.


Рәсемдә: Бөрбаш почта бүлекчәсе фидакарьләре - сулдан уңга тәҗрибәле хезмәткәр Рузалия Гомәрова, җитәкчеләре Гөлнар Мөхәрләмова, Рәмзия Гафурова, Гөлнара Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250