Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мең кат сокланырлык

11нче февраль көнне Карадуган авылында яшәүче Фатыйма Зәкиева - 95, ә 10сында Түнтәрдә Әминә апа Зарипова 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан туган көн ияләре В.Путинның Котлау хатларын кабул итте.

Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, авыл җирлекләре башлыклары Ришат Нургалиев һәм Юрий Перфилов котлады.
95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче Фатыйма Зәкиева күрше Малмыж районының Нос-ла авылында туган. Яшьлегендә Балтач, аннан соң Карадуган сепараторлык пунктында эшләгән. Сабир исемле Карадуган егетенә кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Соңрак мех фабрикасында эшли. Әмма күзләренә операция ясаткач, эштән китәргә туры килә. Авыру көчлерәк булып чыга, Фатыйма апаның акрынлап күзләре күрмәс була. 1983нче елда Сабир абый да үлеп китә. Фатыйма апа янына улы Камил белән килене Әлфия кайта. Әбинең 1961нче елда салынган һәм әйтергә кирәк шактый тузган йортта яшәве аптырашта калдырды. Балалары әйтүенчә, алар йорт салу турында мөрәҗәгать итмәгән түгел, иткән, әмма таләпләргә туры килмәгәч, йортны җайлап үзләре ремонтларга керешкән. Әмма ни генә булмасын, әбине яңа йортлы итү өчен балаларның моңа ирешүе кирәк. Бер генә түгел, тиешле органнарга кат-кат мөрәҗәгать итү дә бу очракта артык түгел. Күзләре күрмәгәч әбигә хәрәкәт итү авыр, шуңа да ул уңайлыклары булган яңа йортта яшәргә бик лаек. Ә менә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Әминә апа Зарипова «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында яңа йортлы булган. «Ни кызганыч Закир гына әлеге йортның игелеген күрә алмады», ди Әминә апа. Туган көн иясе төп нигездә кызы Рәсимә, кияве Васил белән яши. Әтиләре авырый башлагач Екатеринбургтагы җитеш тормышларын ташлап, алар өлкәннәр янына кайталар. Атлап түгел, йөгереп кенә йөргән Әминә апаны күргәч, бер сокланган булсам, ә аның чуваш милләтеннән булуын белгәч, тагын бер гаҗәпләндем. Бисмилласын әйтеп эш башлаучы, сабырлыгы белән янәшәдәгеләрне генә түгел, газиз балаларын да сокландырган Әминә апа Чүпрәле районының Әлчи авылы (хәзерге Буа районы) кызы. Буа медицина училищесында белем алган яшь белгечне безнең районга эшкә билгелиләр. Иң элек Чепья, аннан соң Арбор, Борнак авылында эшли ул. Соңрак язмыш аны Түнтәргә алып килә. Авылның иң дәрәҗәле егете Закир кызны тиз күреп ала. 1950нче елның 3нче декабрендә яшьләр тормыш кора. Нина Ивановна мөселман динен кабул итеп, Әминә исеме ала. Зариповлар гаиләсендә бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала. Кайнанасы белән бер ел гына яшәп кала яшь килен, ә менә кайнатасының яхшылыгы турында еллар үткәч тә сагынып искә ала: «Балалар тәрбияләгәндә дә, киңәш-табышка да бик яхшы кеше иде. Без аның һәрдаим ярдәмен тоеп яшәдек».
Үтә дә сабыр, итагатьле Әминә апага соңгы елларда зур югалтулар кичерергә туры килә. 61 ел бергә һәм бердәм булып яшәгән тормыш иптәшенең вафатыннан соң күп тә үтми, Ижау шәһәрендә баш архитектор булып эшләүче олы улы кинәт кенә гүр иясе була. Авыр газапларны күңел түренә яшереп, балаларын һәрвакыт сабырлыкка өндәгән, «итагатьле һәм тыныч холыклы булыгыз» дип тәрбияләгән Әминә апага бер генә түгел, мең кат сокланырлык. Инде киләчәктә кайгы-хәсрәтләр күрми, мул һәм бәрәкәтле тормышта яшәү насыйп булсын.
Рәсемдә: олуг юбилеен билгеләп үтүче Әминә Зарипова Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм бүләкләрне олы рәхмәтләр белән кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250