Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәбеңә ярдәм ит

Барыбызның да кайчандыр укыган, белем биреп зур юлларга озатып калган кадерле мәктәбе бар. Еллар узгач та, анда кайтып балачак хатирәләрен яңартабыз. Сыйныфташлар белән бергә йөргән коридордан, сыйныфлардан үзебезнең «эзне» эзлибез. Белем биргән мәктәбебез барыбыз өчен дә бик якын.

Әнә шуларны да күздә тотып, Респуликабыз Президенты Р.Н.Миңнеханов «Мәктәбеңә ярдәм ит» дигән акция үткәрү инициативасы белән чыкты. Аны Республиканың Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы белән бергә Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырдылар. Акция 13 июньнән старт алды. Әйдәгез, әлеге акциядә актив катнашып, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз тагын да яхшырак шартларда белем алсыннар дигән теләктәшлек күрсәтеп, укыган мәктәбебезгә кем ничек булдыра, ярдәм итик. Һәм бу акциянең барышы турында газетабызга да хәбәрләр җибәрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250