Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ничек башлана?

Кая карама, кая барма, кая гына аяк басма - халык коррупция дип зар елый. Хәер, «коррупция» дип үк тә атамый ул аны, «урлашалар», дип гадиләштерә.

Әйтик, үткән елда Татарстан Республикасында коррупцион хокук бозу очраклары, аларның барлыкка килү сәбәпләре хакында хокук саклау органнары уздырган социологик сораштырулар нәтиҗәләренә күз салсак, Татарстан халкы фикеренчә, иң күп коррупцияле тармак булып ЮХИДИ (73,8 процент тавыш), медицина учреждениеләре (64,7 процент), югары уку йортлары (57,7 процент), хәрби комиссариатлар (49,8 процент), эчке эшләр органнары (33,3 процент), шулай ук Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография идарәсе, Татарстан таможнясы, миграцион хезмәт, кулланучылар хокукларын яклау органнары һәм башкалар санала. Коррупция, аның масштаблары, үзенчәлеге һәм динамикасы - гомуми сәяси, социаль һәм икътисадым проблемалар нәтиҗәсе. Нилектән барлыкка килә соң бу коррупция дигәннәре? Әлеге сорауга шул ук вакытта аңлатмасын да бик җиңел бирәләр: муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый тормышының тиешле таләпләргә туры килмәве, гражданнарның керем дәрәҗәсе түбән булуы, социаль яклау булмавы, эшсезлек һәм башкалар. Нәкъ менә шушы проблемалар коррупцияне җәелдергәннән җәелдерә бара. Менә шушыларны хәл итү юлын эзләп кеше ришвәт бирүгә бара, коррупциягә юл куя. Димәк, коррупциягә каршы көрәштә ике якны да - бирүчене дә, алучыны да күз уңында тотарга кирәк. Ришвәтчелек белән көрәш барлык юнәлешләрдә, шул исәптән Россия гражданнарының үзләренең дә бу мәсьәләдә активлыгы белән алып барылырга тиеш. Нәтиҗәсе шул чакта гына була.
Әгәр сезгә хезмәт урыныннан явызларча файдалану, «хөкүмәт акчасын үзләштерү», «ришвәт алу», «ришвәт бирү» очраклары билгеле булса, Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшләп килүче түбәндәге «Ышаныч» телефоннарына мөрәҗәгать итә аласыз:
- 2-64-44 - Балтач муниципаль районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе - Зөфәр Мәүлет улы Абитов;
- 2-53-42, 2-43-46 - район эчке эшләр бүлеге;
- 2-44-76 - Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе - Энҗе Фәрит кызы Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250