Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районга афәт кермәсен

Район прокуроры Зөфәр Абитов «Наркотикларсыз тормыш» айлыгында районда алып барыла торган чаралар һәм моның буенча төзелгән план үтәлеше турында сөйләшү өчен наркотикларга каршы көрәш комиссиясе членнарын җыйды.

Биредә район башкарма комитеты, аның бүлекләре, полиция, хәрби комиссариат, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек линиясе буенча башкарыласы эшләр конкрет күрсәтелде. Эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура биналарындагы «Ышаныч ящиклары»на салынган мөрәҗәгатьләр тикшерелде. Һәм бу ящиклар әле дә тора, наркотикларга бәйле һәр очрак турында аларга язма хәбәрләр салырга мөмкин.
«Кайнар линия» телефоннары да айлык барышында, 13 ноябрьгә кадәр эшләвен дәвам итә. Район эчке эшләр бүлегендә 2-43-46 (тәүлек буе), прокуратурада 2¬43-80, 2-62-44 (эш сәгатьләрендә).
Якыннарының наркотик дигән зәхмәткә бирелеп китүенә битараф булмаган һәркем тирә-юньдәгеләргә уяулык күрсәтер, районга наркотик матдәләр үтеп керүенә каршы актив көрәшер дип ышанабыз.
Фото https://www.google.ru/search?biw=1680&bih

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250