Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Роко», «Розара»

«Бөрбаш» җәмгыяте яңгырларга кадәр бәрәңге уңышын алып бетерергә күпме генә тырышмасын, барыбер 20 гектар җире калды.

Аяз, матур көннәрдә комбайн да, укучылар, активлар, җәмгыять әгъзалары да Бөрбаш бөясе буендагы басуда иделәр. Сәлим Хөснетдинов алты ел инде «GRIMME» дигән бәрәңге алу комбайнында эшли, рәтенә төшенеп беткән, егетләр генә ташны, эре чүпне күреп өлгерсә, ватылмыйча эшләргә була», ди. Дөрес әйтә, чөнки бункерга бәрәңге керә барган саен аны таштан, төрле каты әйбердән, чүп-чардан арындырып торырга кирәк. Моның өчен игътибарлы, җитез булу сорала. Җәмгыятьнең тәҗрибәле тимерчесе, эретеп ябыштыручысы Хөрмәтулла Шәрәфетдинов белән Рәис Шәяхмәтов, яшь белгеч Ленар Минһаҗев тракторчыга (сез аларны рәсемдә күрәсез) мәшәкать тудырырга тырышмый, машина арбасына сап-сары, чиста, коры бәрәңгеләр бушатып җибәрәләр. Комбайннар икәү булгач, ике сменага бүленеп эшләргә була. Икенче сменада комбайнны механизатор Сәлимҗан Әхмәтҗанов иярли, Зыятдин Шәйхетдинов, Сибәгать Нургалиев, Илья Әхмәтов бәрәңгеләрне чүптән, каты-котыдан аралый. Икенче смена караңгыланып беткәнче - төнге сәгать 10га кадәр эшли. «Гектарыннан 120 центнер уңыш чыгып бара», - ди агроном Искәндәр әфәнде. - Нигездә «Невский», «Роко», «Розара», «Луговской» сортларын игәбез». Балалар да тырыша, ярты сменага икәүләшеп 30ар капчык чүплибез, ди 6 сыйныф укучылары. Бригадта эшләүче ир-егетләр чүплиләр дә, йөкче ролен дә үтиләр. Эш матур гына оештырылган, бәрәңгечеләр трактор артыннан ук «икенче икмәк»не йөгерә-йөгерә җыеп ала, каеннар арасында учак ягып бәрәңге пешерергә дә вакыт табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250