Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салкынайта. Өең җылымы?

- Соңгы көннәрдә Казанда уртача тәүлеклек температура 13 градус күрсәтте. Бу - биналарны җылыту системаларын эшләтә башларга вакыт җитте дигән сүз!

17 сентябрьдә узган видеобрифингта әнә шулай дип әйтелде. Һәм бу республиканың иң төньягында урнашкан безнең районга да кагыла. Район коммуналь хуҗалыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Балтачтагы һәм район авылларындагы котельныйлар ягу сезонына әзер. Инде балалар бакчаларын җылыта да башлаганнар һәм бик вакыт. Мәктәп балалары да дәресләрдә туңып утырырга тиеш түгел. Дәвалау, сәламәтлек саклау учреждениеләрен дә җылыту сорала. Әле сезон башланырга иртә, алдан яккан өчен фондтан акча бүленмәгән дип көтеп ятсак, салкын биналарда утыртып, балаларыбызның, эшче халыкның сәламәтлегенә китергән зыян күбрәк чыгымнар таләп итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250