Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөенечле көннәр

Балтач бистәсенең Р.Яхин урамында яшәүче Гөлҗиһан апа Нәбиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә Путинның Котлау хатын тапшыру мизгелләрендә безгә дә катнашу насыйп булды. Олыгайган көннәрендә балалар, оныклар хөрмәтендә мул һәм бәрәкәтле тормышта яшәве өчен сөенеп туймый ул.

Алан авылында дөньяга килгән Гөлҗиһан апа тормышның михнәтен дә, инде олыгайган көннәрендә рәхәтен дә күргән кеше. Күптән түгел «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында яңа йортлы булган. Шуңа да ул бүгенге муллыкка, бөтенлеккә, өлкәннәргә карата булган кадер-хөрмәткә куанып бетә алмый. Бәхетле тормышының чагылышы исә йөзенә нур һәм елмаю булып күчә. Улы Гыйлемҗан белән килене Гөлнур да әни диеп кенә торалар. Калган балалары да әниләре йортына эзне суытмый. Оныклар да әбиләрен нык хөрмәт итә. Картлык көнеңдә газиз балаларыңның ихтирамын тоеп яшәүләргә ни җитә!? ...Ачлык елларында дөньяга килгән Гөлҗиһан апа гомере буе колхозда эшли, биш ел бригадир булып тора. Авылдашы Җәләлетдин белән гаилә корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлҗиһан Нәбиева 2008нче елга кадәр Алан авылында яши. Гыйлемҗан абый белән Гөлнур апа киңәшләшкәннән соң, әниләрен үзләре янына Балтачка алып киләләр. «Яшәр өчен бездә уңайлыклар күбрәк, өлкән кешегә иң кирәге шул бит», ди Гыйлемҗан абый. Берничә ел фатирда яшәгәч, яңа йортка күчү насыйп була үзләренә. Яңа нигездә һәр туар таңга шатланып, кадер-хөрмәттә яшәткән балаларына, ярдәм иткән дәүләтебезгә рәхмәт укып яши Гөлҗиһан апа. Шушындый матур көннәргә килеп җиткәненә, ә иң мөһиме камил акыл, сәламәтлек белән яшәгәненә сөенеп туя алмый. Гөлҗиһан апаны күркәм гомер бәйрәме белән котларга килгән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге җитәкчесе урынбасары Нурия Зариповалар да әлеге сөенечләрнең гомерлек булуын теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. «Яңа тормыш» җәмгыяте коллективыннан килгән Розалия Гыйльманова исә: «Туган колхозыгыз өчен тырышып хезмәт куюыгыз еллар үтсә дә, онытылмый. Зур рәхмәт сезгә. Ихластан гомер бәйрәмегез белән котлап, сезгә киләчәктә дә бүгенгедәй мул тормыш, сәламәтлек, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телим», - диде.
Рәсемдә: Гөлҗиһан апа Путиннан Котлау хаты алуына чиксез шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250