Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су счетчик сорый

1нче июльдән һәр фатирда су счетчиклары урнаштырылырга тиеш. Әгәр дә фатир хуҗалары исәпләү приборын сатып алып куймаса, идарә компаниясе аларны барыбер моны эшләргә мәҗбүр итәчәк, чыгымнарны да түләргә туры килә. Сүтелергә тиешле яки капиталь ремонт исемлегенә кергән авария хәлендәге һәм иске йортларда яшәүчеләргә генә счетчик куйдыру мәҗбүри түгел.

2009нчы елның 11нче ноябрендә кабул ителгән «Энергия саклау һәм энергия нәтиҗәләрен арттыру һәм Рәсәй Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 261нче номерлы ФЗ буенча барлык фатир хуҗалары да су һәм электр энергиясен исәпләү приборларын быелның 1нче июленә, ә газ счетчикларын 2015нче елның 1нче гыйнварына кадәр урнаштырып бетерергә тиеш. Әгәр дә кешеләр тотылган су, электр энергиясе һәм газ өчен чыгымнарны бүлешеп түгел, ә кулланган кадәр генә түләсә, кичекмәстән счетчиклар куйдырырга тиеш. Бу эшләргә күп вакыт бирелсә дә, су счетчикларын Рәсәй халкының әле 30 проценты гына куйдырды.
Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, счетчик булганнар суга ике-өч тапкыр азрак түли. «Гомумйорт» тарифы буенча түләү нәрсәне аңлата? Башта гомумйорт счетчигындагы күрсәткечтән фатирларга куелганнарның күрсәткечләре алына. Калган сумма счетчигы булмаган фатирлар арасында бүленә һәм билгеле бер фатирдагы кешеләр санына тапкырлана. Әйтик, фатирда бер кеше генә яши һәм ул көн-төн эштә, өстәвенә ял көннәрендә дә өйдә тормый, әмма су счетчигы булмау сәбәпле, бу кешегә күршеләре кулланган су өчен дә түләргә туры килә.
Ә менә фатирда бер кеше теркәлеп, чынлыкта биш кеше яшәсә, счетчик буенча түләү зыянга гына. Гадәттә андый фатирлар арендага бирелгән була. Фатир хуҗасы торакны башка кешеләргә яшәргә биреп торып акча эшли, счетчик куйдырмагач, коммуналь түләүләрдә акчасын янга калдыра ала. Закон кабул ителгәнгә өч ел вакыт узса да, счетчик куйдыруны соңгы көнгә калдыручылар шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250