Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугыш, җиңүчеләр, әрнүле язмышлар

Галия Нәбиева сугыш чорындагы авылны, тылны белгән, хезмәтне татыган, авырлыкларны кичергән кеше. Бик тә киеренке, кытыршы тормыш юлы үткән, гөрләп гаилә корган, яшим әле, дип тормыш иткәндә бер-бер артлы улын, кызын югалту ачысын кичергән, әмма нык, сыгылмаучан шәхес. Туры сүзле, дөреслекне йөзеңә бәреп әйтә торган гадел кеше.

Галия апа Балтачта 1945нче елның 9нчы маенда үткәрелгән беренче митингны күргән бердәнбер исән кеше. Ул гына да түгел, бу митингны оештыручы да әле ул. Митинг хәзерге Һади Такташ урамы (элеккеге Татторг тыкрыгы) балалар бакчасы мәйданчыгында балалар уйный торган «такта тау» янында уза. «Такта тау» трибуна итеп файдаланыла. Митингта ВКП (б) райкомы, район Советы Башкарма Комитеты составы, хәрби комиссариат вәкилләре, Ленин исемендәге колхоз, Балтач авыл Советы составы, урта мәктәп укытучылары, укучы балалар катнаша. Бу вакыйгаларның җанлы шаһиты булган ветеран 68 ел элек булган иптәшләрен, җитәкчеләрне, шул чордагы авылны, кешеләрне хәтере аша уздырды, фикерләрен белдерде: «Әлбәттә сугышның бетүе, дошманны җиңү шатлыклы мизгелләр иде. Әмма... Улларын югалткан авыл картларын күрү, күз яшьләренә буылып тол калган аналарның үксеп елауларын, сугыш ятимнәренең билгесезлеккә төбәлгән карашларын тоемлау бик авыр иде».


Җиңү көнен һәр елны бәйрәм итү гадәткә кертелде. Бу әйбәт, әлбәттә! Әлеге бәйрәм сугыш утын кичкән, тылда фронт өчен эшләгән әби-бабайларыбызга гына түгел, аларның улларына, оныкларына, оныкларының балаларына рухи ихтыяҗ була аламы? Әллә шау-шулы вакыйга булып кына кабул ителәме?
Ул чордагы җәмгыятьнең сынмавы, димәк, аның үзәге нык булуы ачыкланды. Ә хәзер? Әгәр кабат шундый фаҗига килсә, безнең ил, безнең халык нишләр? Шундый кичерешләр, фикерләр, каршылыклы уйланулар туа.


Мин сугышта катнашмасам да, авылдашларымның фаҗигале язмышын күреп, кешеләрнең яхшылыгын да, рәхимсезлеген дә, шул ук вакытта мескенлеген дә, кимсетелгәнлеген дә тоеп яшәгән сугыш чоры кешесе. Менә инде 68 ел без җиңүче ил дибез, горурланабыз, язабыз. Шатлык-сөенечләребез, куанычлы күз яшьләребез һаман да күңелләрдә яши. Шулай булырга тиеш тә! Җиңгән илдә, җиңгән халыкның икътисад өлкәсендәге алгарышы да, социаль яңарышы да, тормыш дәрәҗәсе үсүе дә, мәдәни үсеше дә югары булырга тиеш иде. Дөнья күләмендә горурланырлык илнең дәрәҗәсе дә үсәргә, сакланырга тиеш иде бит.

Кайда соң алар? Моны ничек аңларга һәм аңлатырга? Җиңүче ил халкының күпчелегенең бүгенге чарасызлыгы, мескенлеге, фәкыйрьлеге һаман яши һәм ул кешеләрне бик борчый. Бөек Ватан сугышындагы батырлык, үз-үзеңне аямау, корбан итүләр, тылдагы хезмәтне, ачлык-ялангачлыкны фидакарьлек, патриотизм белән тәңгәлләштерү дәвам итә. Бу кирәкме?
Өлкән буын да моны шулай итеп күрә. Яшь буынга да ул шулай патриотик рухтагы җырлар, шигырьләр, шау-шулы бәйрәмнәр, тантаналар аша бирелә. Боларны 21нче гасыр яшьләре ничек кабул итә? Сугышның олы трагедия, тормышның җимерелүе афәт булуын кешеләр ничек аңлый? Сугыш трагедиясен фронтта да, тылда да татыган буынның фикерләре нинди? Аларның күңел әрнүләре юкмы? Аларның бүгенге тормыш дәрәҗәләре, тәэмин ителеше җиңүчеләр исеменә тәңгәл киләме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250