Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түләүдәге үзгәрешләр

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2012нче елның 21 августында чыгарылган 131/0, 132/0 номерлы боерыклары нигезендә, салкын су, ташландык суларны чыгару (водоотведение) һәм җылылык энергиясенә нормативлар үзгәрде.

1. 2012нче елның 1нче сентябреннән җылылык энергиясе өчен түләү нормативы йортның төзелгән елына һәм ничә катлы булуына карап исәпләнәчәк, моңарчы тотылган җылылык энергиясен 12гә түгел, ә 8 айга (ягу сезонына) бүлеп алыначак. Шулай ук, әлеге боерык нигезендә, җылылык энергиясенә гомумйорт (общедомовой) счетчиклары булмаган йортларда «ОДН» (общедомовые нужды) - җылылык энергиясе нормативлары да расланган. Бу нормативлар үзәкләштерелгән җылылык системасына ялганган һәм гомумйорт счетчигы булмаган күп катлы йортларга кагыла.
2. Салкын су куллану нормативлары буенча үзгәрешләр бар. Терлекләргә, мунчага һәм җир участогына су сибү нормативлары артты. Мисал өчен мунчада юыну өчен түләүне генә алыйк. Элек норматив буенча айга бер кешегә 160 литр су туры килсә, хәзер бу сан - 654 литр.
Шулай ук күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен үзгәреш: «ОДН - салкын су» нормативы кертелү. Гомумйорт су счетчиклары булмаган йортларда гомумйорт ихтыяҗлары өчен салкын суга норматив - 1 айга 1 квадрат метр торак мәйданына - 0,004 кубометр.
РФ Хөкүмәтенең 2011нче елның 6 маенда чыгарылган 354нче номерлы карары нигезендә, гомумйорт су счетчиклары булган йортлар өчен «ОДН - салкын су» түләве икенче төрле: йортка кергән су һәм һәрбер фатир эчендә тотылган су күләме аермасы йортның гомуми мәйданына бүленә һәм килеп чыккан сан һәр фатирның торак мәйданына тапкырлана. Су счетчиклары булмаган фатир хуҗаларына су һәм канализация өчен зур суммалар түләргә туры килә. Шуның өчен дә, счетчиклар куйдыруны мәҗбүри эш дип түгел, ә үзебез өчен файдалы дип карарга кирәк. Күрсәткечләрне вакытында, дөрес итеп әйтү дә акчаларыгызны янга калдырачак.
Түләү квитанцияләренә дә үзгәрешләр кертелде. Биредә йорт һәм фатир хуҗасының күпме су тотканы, гомуми ихтыяҗлар күрсәтелә.
Югарыда әйтелгән карарлар һәм андагы үзгәрешләр белән һәркем http://minstroy.tatarstan.ru/
сайтында таныша ала.
Балтач торак-коммуналь хуҗалык идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев