Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңайлы булсын

«Уңайлы мохит» программасы кысаларында районыбызда матур гына эшләр башкарылып килә. Район үзәк хастаханәсе шуның ачык мисалы. Киләчәктә берничә күпфатирлы йортта, урта мәктәптә, социаль яклау бүлеге һәм «Наз» тернәкләндерү үзәгендә дә уңайлылыклар тудырылачак.

Районыбызда 72 коляска белән хәрәкәт итүче инвалид бар. Аларның күбесе шәхси йортларда яши. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләре исә алты. Бистәдәге дүрт күпфатирлы йортта әлеге категория гражданнар өчен уңайлылык тудырылачак. «Уңайлы мохит» программасы кысаларында Ленин урамы 133 һәм 135нче йортларда башланган төзелеш эшләре матур гына башлангыч алды. Биредә тоткалар (поручень) куелды инде, пандус эшләү белән мәшгульләр. Алга таба подъезд ишеге алыштырылачак һәм ул тупсасыз булачак. Әлеге йортларда эшләр тәмамлану белән Каенлык урамындагы 1нче йорт һәм Таңдагы 2А йортында төзелеш эшенә керешәчәкләр. Программа кысаларында үзәктәге автобус тукталышыннан район социаль яклау бүлегенә кадәр тротуарны ремонтлау планлаштырыла. Чепья-дагы «Наз» тернәкләндерү үзәгендә исә коляскалы инвалидларга икенче катка менү өчен күтәргеч (подъемник) куелачак. Шулай ук Норма урта мәктәбе дә «Уңайлы мохит» программасы кысаларында тиздән уңайлылыкларга баер дип көтелә. Биредә эш башланды инде. Керү юлы (входная группа) каркасланып түбә астына кертелә, идәннәренә плитә җәелә, пандус эшләнеп бетү процессында, ә соңыннан алюмин ишек куелачак. Биредә шулай ук санитар узел да инвалидлар өчен уңайлы итеп эшләнәчәк. Бүгенге көндә төзелеш эшләре мәктәпнең тышкы ягында бара. Анда эшләр тәмамлану белән эчке якта эшли башлыйбыз, дип белдерделәр төзелеш өчен җаваплы «Сельхозтехника» җәмгыяте белгечләре. Башлаган эш - беткән эш, ди халык. Дәүләттән вакытында акчалата ярдәм булып, каршылыкларга очрамый планлаштырган эшләрне тиешле югарылыкта башкарып чыгарга язсын. Иң мөһиме исә әлеге башкарылган эшләр инвалидлар өчен уңайлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250