Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңайлы мохит, уңайлы шартлар

Район үзәк хастаханәсенә бераз бармый торсаң, керер-чыгар урыныңны табалмый йөрерсең, билләһи. Биредә узган җәйдән бирле төзелеш, ремонт эшләре бара. Яңарталар, киңәйтәләр, янкормалар төзиләр, гел үзгәртүдә. Баш табиб Газинур Дәүлиевның да төзелеш белән «башы каткан», өстәвенә, хастаханәнең эшчәнлеген көйләп барасы бар. Әңгәмә барышында да әллә ничә бүленде, әле төзелеш-ремонт эшләрен башкаручы...

- Газинур Дәүләтович, төзелеш эшләре пациентларны ялыктырды бугай инде, ә үзегез һәм коллектив моңа ничек карый?
- Шәхсән үзем куанып кына йөрим. Коллективтагылар да шат кебек. Ни дисәң дә, уңай шартларда эшләүгә җитми инде. Халыкка да уңайлыклар җитәрлек. Рәхмәт районыбыз җитәкчеләренә, алар финанс мәсьәләләрен хәл итеп йөргәнгә күрә хастаханәбезне төзекләндерүгә ирешә алдык. Кабул итү һәм диагностика бүлеге (элеккечә әйтсәк, ашыгыч ярдәм З.Ш.) салынды, балалар бүлеген аерым янкорма салып, шунда күчердек. Шул рәвешчә, поликлиниканың мәйданын киңәйттек, өстәмә бүлмәләр булдыра алдык. Хәзер исә ремонт поликлиника ягында, икенче катта бара. Әгәр эш шушындый эзлекле темпта дәвам итсә, ун көн эчендә ремонтны төгәлләргә мөмкин. Биредәге табибларның һәммәсен дә беренче катка урнаштырып тордык. Гардеробны көзгә эшләргә җыенабыз. Инвалидлар өчен уңайлылыкларны эшләп бетерәчәкбез. Даруханәне калдырдык, дәваланучылар өчен гаять тә кирәк ул. Ишек алларына асфальт, брусчатка җәйдертәсе, тимер кара коймалар тоттыртасы бар. Көзгә хастаханә территориясе гаҗәеп матур булыр дип көтелә. Стационарлар гына калып бара, алга таба аларын да ремонтлаячакбыз, инде район җитәкчелеге тарафыннан республика, федераль бюджетлардан финанслар юллап йөрүләр башланды.
- Хастаханәнең тышы ялтырап, эче калтырамасмы... Алай дисәң, илкүләм сәламәтлек милли проекты кысаларында берникадәр заманча җиһазга ирешеп калдыгыз...
- Төзелешкә багынып, дәвалауны онытмыйбыз, әлбәттә. Әйе, 7 төрле җиһаз -узи, рентген, лаборатория аппаратлары һәм башкалар кайтты. Дәвалау процессында болар гына җитми, яңаны аласы җиһазлар күп әле. Хәзер сәламәтлек саклау өлкәсен тулысынча мәгълүматлаштыру бара, әле безнең компьютерлар гомуми практика табибларында һәм педиатрларда гына бар иде, хәзер исә барлык табибларны да компьютерлаштырырга исәп.
- Медицина җиһазлары дигәннән, томография аппараты да кайтартырга уйламыйсызмы?
- Юк, бик кыйммәткә төшәчәк ул, Арча хастаханәсенең якын-тирә районнарга хезмәт күрсәтүче йөрәк һәм кан тамырлары авырулары бүлегендә әлеге аппарат бар. Безгә исә мөмкинлек барында хастаханәнең хуҗалык өлкәләренә игътибар итеп калырга кирәк. Әнә, юган керләрне урамда кер бавында киптерергә туры килә, чөнки киптергечләр юк, аларны кайтартуны кайгыртырга кирәк, тагын шундый проблемалар җитәрлек.
- Халык йогышлы авырулар хастаханәсен безнең районда кабаттан булдырмаслар микән, дип хыяллана. Саба ерак һәм кире як бит.
- Бу хәл ителгән мәсьәлә инде, аны кабаттан кузгату урынсыз. Депутатлар килгәч тә, аларга бу юнәлештә Чепья хастаханәсен тәкъдим итеп карадылар. Ләкин ул йогышлы чирләр хастаханәсе стандартларына бөтенләй дә туры килми, аны үзгәртеп тә булмый. Ә искереп беткән элеккесенә кире кайтырга тиешле органнар рөхсәт бирмәячәк. Яңасын гына төзесәң инде... Саба дигәннән, анда безнең районнан әллә ни күп кеше ятмый. Әйтик, ел башыннан барлыгы 30 кеше дәваланды.
Чепья дигәннән, безнең Чепья участок хастаханәсе дә, Яңгул амбулаториясе дә уңышлы гына эшләп килә. Амбулатория коллективының Яңгул балалар бакчасына күчеп эшли башлавына бер ел булды. Нормадагы теш поликлиникасы үз җаена эшләп ята, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына да дәүләт игътибар итә башлады.
- Районда сәламәтлекне саклау өлкәсендә хәлләр ни дәрәҗәдә?
- Быел балалар күп туды, май аенда гына менә 50дән артык сабый дөньяга аваз салды, тик менә үлүчеләр генә күп. Күбрәк йөрәк-кан тамырлары чире, төрле имгәнүләр, яман шеш белән бакыйлыкка күчәләр, суицидларның балалар арасында күзәтелүе аеруча аяныч күренеш. Хастаханә коллективы яшьләрнең сәламәтлеген кайгырту өстендә даими эш алып бара, армиягә китүче егетләрнең генә сәламәтлекләрен кайгыртып калмыйбыз, хәзер мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән килешенеп, 14 яшьлек укучыларга да медицина күзәтүе үткәрәбез, нәтиҗәсе бар, үзвакытында дәвалауны таләп итә торган төрле патологияләр ачыклана, хәтта кыз балаларда гинекология буенча «баш калкыткан» чирләр дә очрый. Максат бер - киләчәк буыннарның сәламәтлегенә битараф калмау, чирне вакытында ачыклап, дөрес диагноз куеп, тиз арада дәвалау процессларын башлау.
- Безгә газета укучыларыбыздан хастаханә коллективына киңәш-тәкъдимнәр, гозерләр язылган хатлар еш килә. Мәсәлән, олылар бәдрәфләргә унитаз куюны сорый. Ята калсаң, киемне калдырыр урын юк диләр, шулай ук чираттан зарланалар.
- Хәзер мин сиңа видеоязманы күрсәтәм, кайсы ишек төбендә озын чират күрәсең. Бер-ике кешедән кала юк бит, (чыннан да шулай иде, пациентлар берән-сәрән генә. З.Ш.). Бәдрәфләрне сүтеп ремонтлаячакбыз, унитаз куеп карадык, өстенә утырып ваталар, шуңа күрә тимер генә куябыз. Өс-киемнәрен куяр урын булачак. Халык фикеренә колак салып эшлибез, мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. Хастаханәдәге ремонт эшләре дә пациентларга уңайлыклар тудыру ниятеннән чыгып тормышка ашырыла, югыйсә.
- Хастаханә коллективы турында да әйтеп үтсәгезче...
- Бездә барлыгы 440 кеше эшли. Персоналларның һәммәсе дә эшчән, булган, барысы да мактауга лаек. Берсен әйтеп, берсен калдыра торган түгел. Табибларыбыз җитәрлек. Яңа кадрлар кайтуы көтелә. Акушер-гинекология өлкәсендә генә проблема булып алды, анда да Яшел Үзәннән үзебезнең райондашыбыз Эльмира Мәҗитованы кайтарткач, эшләр җайга салынды. Республика күләмендә күрсәткечләребез яхшы. Ирешелгән кадәре белән генә чикләнеп калмыйбыз, район халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтү юнәлешен даими өйрәнеп эшлибез, тырышабыз. Кеше хәзер законны белә, массакүләм мәгълүмат чаралары да төрле хәлләрне яктыртып тора. Андый фактларның йогынтысы безгә дә эләкмичә калмый, кеше бездән дә кер эзли башлый, ләкин район хастаханәсенең эше күз алдында, алга таба да бердәм булып, игелекле, саваплы эшебезне дәвам итәрбез.
- Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
- Бәйрәм алдыннан барлап утырдым, безнең 150ләп ветераныбыз гына бар. Узган атна азагында табигать кочагында бергәләп бәйрәм иттек. Шәфкать ияләрен анда да чын күңелдән котлаган идем, форсаттан файдаланып, янә тәбрикләп үтәсем килә. Хөрмәтле районыбызның барлык медицина хезмәткәрләре, коллегалар, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән күркәм бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Иң мөһиме, үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә сәламәтлек, иминлек телим. Исән-сау яшәгез, бәхетле булыгыз, сәламәт балалар үстерегез. Эшегездә һәрдаим уңышлар елмайсын, күңелләрегез һәрчак көр булсын!
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Газинур Дәүләтович! Сезгә дә үтә дә җаваплы хезмәтегездә сабырлык, тынычлык теләп калабыз.
Рәсемдә: сулдан уңга стоматолог Фоат Нәфыйков, хастаханә ветераны Рәшидә Нигъмәтҗанова, табибә Сәвия Ильясова, баш табиб Газинур Дәүлиев.


Рәсемдә: Субаш авылы фельдшеры Раушания Әхмәтшина. Раушания ханым 30 ел Түбән һәм Югары Субаш, Каенсар, Сосна Пүчинкәсе авыллары халкына хезмәт күрсәтә.


Рәсемдә: мактаулы Чепья участок хастаханәсенең гомуми практика табиблары Татьяна Филиппова (иң алда сулдан икенче), Нурия Фазлыева (уртада), Гөлшат Исрафилова (сулдан дүртенче), баш табиб Ирек Фазлыев (иң уртада), стоматолог Роберт Һадиев (иң артта сулдан өченче), педиатр Константин Смакин (сулдан икенче) хастаханә хезмәткәрләре белән бергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250