Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучылар — спартакиадада

Районның укытучылар командасы Казан шәһәрендә үткән җәйге спартакиадада матур нәтиҗәләргә иреште, дип сөенечләре белән уртаклашты Балтач урта мәктәбенең директор урынбасары Руфия Закирова.

Безнекеләрнең уңышлары хакында тулырак белер өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова белән очрашып сөйләштек. Менә ул нәрсәләр ди:
- Быел беренче тапкыр үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында 48 районнан 1500 педагогик хезмәткәр катнашты. Спорт сөюче укытучылар 10 төрле ярышларда үз көчләрен сынады. Гомуми нәтиҗәләр буенча балтачлылар беренче унлыкка керде.

Ә иң куанычлысы шул җитәкчеләр арасында йөгерештә Гөлнара Габдрахманова беренче булды. Шунысын да искә төшерү кирәк: кышкы спартакиада вакытында да Гөлнара Зәкәриевна бу төр ярышта беренче булган иде. Җитәкченең спорттагы уңышлары калганнарны да битараф калдырмады. Аның беренче урын алуы укытучыларны да җиңүгә рухландырды. Безнекеләр һәр спорт төрендә матур нәтиҗәләргә иреште.

Эстафетада Айдар Хаҗиев, Ленар Сәләхов, Илһам Шакиров, Гөлназ Петрова, Эльвира Ситдыйковалар катнашса, биеклеккә сикерүдә Илназ Зәйнуллин, Александр Петров, Надежда Васильева матур күрсәткечләргә ия булды. Озынлыкка сикерүдә Балтач данын Ленур Галимҗанов, Наил Сафиуллин, Алсу Нигъмәтҗанова яклады. Гер спортында Фәнил Габдрахманов, Ринат Исрафилов, Гөлнара Галиевалар катнашты. Кул көрәшендә Фаил Шакиров, Фәүзия Ганиевалар көч сынашты. Ришат Шәйхиев, Сәүдәр Тимербаев, Алевтина Ефремова, Галина Евдокимова үзләрен мәргән ролендә сынады. Ә менә йөзүче егет-кызларыбыз Руфия Закирова, Фәридә Нәкыйпова, Ильяс Галимуллин, Ранил Мөхәммәтгалиевлар җитез дә, өлгер дә булып чыкты. Бадминтонда Ренат Мөхәрләмов, Гүзәл Хәкимова, ә Рафил Җәләев, Рәсим Латыйпов, Илнур Николаев һәм Лилия Камалиевалар аркан тартышта сер бирмәде.

Менә шулай матур нәтиҗәләр белән тарих битләренә кереп калды мәгариф хезмәткәрләренең I җәйге спартакиадасы балтачлылар өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250