Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урау юллар аша...

Күптән түгел 92 яшен тутыручы Галия апа Низамиева яңа йортлы булды. Бистәбезнең Гозәиров урамындагы яңа нигездә туганнар, дуслар, әлеге изге эшне тормышка ашыручы җитәкчеләр катнашында зурлап өй туе үткәрелде.

Өй туена килгән һәркем яңа нигезгә изге теләкләр белән атлады. Иң элек йорт һәм хуҗалар исәнлегенә дога кылынды. «Стройремтех» оешмасы җитәкчесе Ф.Шәфигуллин, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге мөдире И.Сәгъдиев, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Р.Насыйбуллин, «Татарстан» җәмгыяте һәм социаль яклау бүлегеннән вәкилләр яңа йортка зур бүләкләр белән килгән иде.
... 32 яшендә өч бала белән тол калган Галия апа, бөек язучыбыз әйткәнчә, тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Ачлыгын да, ятимлеген дә, хәерчелеген дә күрергә туры килә аңа. Кара икмәккә тамак туймаган вакытлары да бик күп була. Сугыштан бер аяксыз кайткан Ор авылы егете Фәрзи белән тормыш корып, өч балага якты дөнья бүләк иткән Галия апаны сагалаган тормыш сынаулары моның белән тәмамланмый. Япь-яшь килеш тол калу, балалар үскәндәге хәерчелек хакында инде ничә еллар үтсә дә, әле бүген дә тыныч кына сөйли алмый ул. Гомеренең 60 елын толлыкта үткәрсә дә, тормышның кыл иләге аша иләнсә дә, ул һәрвакыт балалар дип яшәгән. Бүген исә шуның әҗерен күреп, бөтен һәм мул тормышта гомер кичерә. Кадер-хөрмәт, игътибар зур булганга Галия апа үзенең кирәклеген тоеп яши. Чөнки Фәрзиевлар гаиләсендә һәр эш аның хәер-фатыйхасы белән башлана. Шулай булмаса бер өйдә дүрт буын вәкиле бергә дус һәм тату яши алыр иде микән?! «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында салынган яңа йортның үзе исән чакта тапшырылуы да ничек күңелле бит.
Галия апа үзен йортлы иткән хөкүмәтебезгә, әлеге йортны салуда башлап йөргән төзелеш оешмасына, социаль яклау бүлегенә, һәрберсен ныклы күзәтүгә алган район җитәкчеләренә бик рәхмәтле. «Картаймыни көнемдә шундый бүләк ясаганыгыз өчен Ходай үзегезне зурласын», ди бит очларына кунган шатлык яшьләрен сөртеп. Фәрзиевлар гаиләсе шулай ук эшчәнлекләре һәрдаим күләгәдә кала килгән район хәрби комиссариаты һәм Рәсәй архивлары коллективларына да зур рәхмәтләрен җиткерә. Чөнки Фәрзи абыйны эзләтү эше җиде ел дәвам итә. Бөек Җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үткәндә башланган эзләтү эшләре уңай җавап белән сөендерми. Кабат-кабат хатлар юллау, хәрби комиссариатларга мөрәҗәгать итүләр эзсез югалмый. 2012нче елда Фәрзи абыйның сугышта катнашканлыгын раслаучы документлар табыла.
Мул һәм бөтен тормышка юллар урау булган кебек, хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән олуг бүләк тә Фәрзиевларга соңрак килеп ирешә. Тик ничек кенә булмасын, бүген Галия әби яңа йорт хуҗасы. Инде сәламәтлек белән йортның куанычын күреп, гаиләсенең ныклы терәге, олы киңәшчесе булып һәр туар таңга сөенеп яшәргә насыйп булсын үзенә.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Фәрзиевларның гаилә дуслары Рауза Зиннәтуллина, Галия апа, аның кызы Дания һәм улы Рамазан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250