Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елга күчтәнәч

Яңа ел бәйрәменә купшы бизәлгән Балтач үзәге 28 декабрь көнне иртән-иртүк дәртле музыка авазларына күмелде. Үзәк мәйданда һәм аңа илтүче үзәк урам буйлап сәүдә палаткалары, машиналар рәте тезелеп киткән. Халык мәш килә.

Рәт буйлап йөреп ит сайлый, сөт һәм сөт продуктлары, төрле казылыклар, бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер, җиләк-җимешнең дистәләп төре, бал һәм кортчылык продуктлары ала. Яңа ел табынына жаның ни тели, шул бар. Барысын да диярлек үзебезнең район эшчәннәре житештергән, үзебезнең авыллардан китерелгән. Моннан алда узган ярминкәдә миңа эләкмәде дип кайгырып йөрүчеләр өчен фураж да, печән-салам да, бозаулар да күренә, хәттә тирескә кадәр китергәннәр. Халык үзенә кирәген сайлап ала алды. Промышленность продукцияләре җитештерүчеләр һәм сатучылар да үз товарларын тәкъдим итте. Бәйрәм алдыннан халыкны бик сөендергән, көтеп алынган чара булды бу. Төньяк зонадагы авыллар өчен шушындый ук ярминкә Чепьяда узды.
Фотоларда: ярминкәдән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250