Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилеегыз белән!

Нәселең кем, дип сорыйлар миннән, Нинди милләт, кайсы яклардан? Һәрчак горурланып җавап бирәм: Татармын, дим, Казан артыннан. Нәкъ шул якта, Шушма буйларында Нәсел башым, авылым Таузар да. Унбер бабам шунда гомер сөргән, Укымышлы булган алар да.

Бу шигъри юлларның авторы, якташыбыз - Азат Шәймулла улы Зыятдинов. Анын турында Татарстанда, гомумән, татар дөньясында белмәгән яисә ишетмәгән кеше сирәктер.

Техник фәннәр докторы, профессор, Түбән Кама "Нефтехимия" гигантындагы фәнни-технологик үзәкнең элеккеге директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм вице-президенты, президиум киңәшчесе, 100дән артык фәнни ачышлар авторы, фән өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, саный китсәң, берничә бит язып тутырырга була.

Татар илендә ул милли хәрәкәт лидерларының берсе, милләт язмышы өчен җан атып йөрүче билгеле, мәгърифәтче зат. Республика язмышы, халкыбызның киләчәге хәл ителгән даулы 1990-1995 елларда ул Татарстан парламенты депутаты сыйфатында иң актив эшләгән шәхесләребезнең берсе булды һәм әле бүген дә Дәүләт Советында аның кыю фикерләре еш ишетелә.

Буген ул үзенең гөмер бәйрәмен - 75 еллык юбилеен билгеләп үтә. Балтач район халкы Азат Шәймулла улы Зиятдинов белән чиксез горурлана һәм чын куңелдән сәламәтлек, озын гомер һәм зур уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250