Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юл буенда... печән өсте

Тимирязев исемендәге җәмгыять болыннарында терлекләргә кышка печән хәзерләү белән мәшгульләр.

Биредә «МТЗ» тракторларында Илгизәр Мифтахов, Илгиз Һадиев, Дамир Шиһапов, Илфат Саттаров, Илдар Юнысов, Фәргать Гаязов кайсы җыя, кайсы әйләндерә, киптерә, кайсы рулонлый һәм төяп җибәрә. «Газ-53» шоферы Ришат Габделхаков, «КамАЗ» шоферлары Айрат Садриев, Фәнис Сабирҗанов, Дамир Нуриев, Илдар Госманов рулонлаган печәннәрне җәмгыять складларына ташып тора. Егетләр таңнан алып кичкә кадәр әнә шулай тир түгә, ди бригадирлары Илдар Нургалиев. Карап торышка, эшләре оешкан төстә бара. Хуҗалык бүгенге көнгә (26 июнь) 1426 тонна печән хәзерләгән, шуның 920 тоннасын халыкка биргәннәр. Бу эш әле дә уңышлы дәвам итә. Җәйнең бер көне кышның биш көнен ашата, ди халык. Көннәр матур торганда вакытны әрәмгә уздырмаска исәпләре. Бүгенге көндә Норма белән Балтач арасындагы болынлыкта печән хәзерләүче тимирязевлылар кебек эшне оешкан төстә башкару мәслихәт.

Рәсемдә: печән хәзерләүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250