Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлларыгыз бәхеткә илтсен!

Хөрмәтле районыбыз шоферлары!

Табигатьнең бик мул чагы, көзге байлыкка күңелләр сөенгән мәлгә туры килгән һөнәри бәйрәмегез - автотранспорт хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Авыл хуҗалыгы районы буларак, игенчелектәге, терлекчелектәге уңышларыбызда да сезнең өлеш гаять зур. Үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән йөзләрчә тонна йөк ташып, күчереп, сез авыл хуҗалыгы производствосындагы эшләрнең уңышлы баруын тәэмин итәсез. Авыр да, җаваплы да хезмәтегезне тырышып башкарганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Башка тармакларда да үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, вазыйфасын җиренә җиткереп башкаручы, танылган алдынгы шоферларыбыз белән без барыбыз да горурланабыз.
Җитештерү өлкәсендә генә түгел, хәзер көндәлек тормышта да машиналар куллану нык артты. Авылларда, капка төпләрендә җиңел машина тормаган йортлар бик аз калып бара. Тормыш шартларының елдан-ел яхшыра баруы нәтиҗәсе бу дип сөенергә генә кирәк. Җиңел машина йөртүче хатын-кызларыбыз да гел арта.
Хөрмәтле шоферлар, сезне бәйрәмегез белән тагын бер мәртәбә чын күңелдән котлыйм. Хәвефле дә, җаваплы да булган эшегездә уңышлар телим, юлларда зур игътибарлылык белән имин йөрергә насыйп булсын. Районда ирешелгән казанышларга керткән көчегез, энергиягез өчен без сезгә зур рәхмәтле, һәммәгезгә дә тирән хөрмәт белән карыйбыз. Гаиләгезнең игелеген-шәфкатен күреп, сөенеп яшәгез, үтәсе юлларыгыз сезне гел бәхеткә генә илтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250