Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

10 яшендә Коръәнне тулысынча ятлаган Әхмәд халыкара бәйге җиңүчесе

Әхмәд 10 яшендә Коръәнне тулысынча ятлап бетергән.

Күвәйттә Халыкара Коръәнне тулысынча тәҗвид белән уку бәйгесендә Россияне, якташыбыз, Басыйр хәзрәт Бикбаев һәм Халидә абыстайның оныгы Әхмәд тәкъдим итте.

Бүгенге көндә Мәккәдә белем алучы әти-әниләре Габделкәрим һәм Резеда белән яшәүче 15 яшьлек Әхмәд Шахмамедов халыкара бәйгедә 70 илдән килгән 120 катнашучы арасында Рәсәй Федерациясе исеменнән катнашып дәрәҗәле өченче урын яулады.

Әтисенең сүзләренә караганда, Әхмәд сөйләргә өйрәнүгә үк Коръән укый башлаган. Башта ул әнисе һәм әтисе белән Изге китап Коръәнне укыган, ә 8 яшьтән Коръән ятлау түгәрәгенә йөргән. Шулай ук ул Мәккәдәге Хәрам мәчетенең даими укытучысында укыган һәм 10 яшенә Коръәнне тулысынча ятлап бетергән.

Якташыбызны дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулавы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев