Хезмәт

Балтач районы

18+
Көн темасы

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне

Шикәр чире дөньядагы иң киң таралган авырулар арасында дүртенче урында тора. Әлеге мәкерле авырудан (рәсми саннар буенча) Җир шарында 370 миллион кеше интегә. Бу - дөнья халкының 7 проценты дигән сүз.

14 ноябрь - Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне. Үзеңне әлеге чир тырнагыннан ничек сакларга, бу диагноз куелган авыруларга алга таба ничек яшәргә, үзеңне нидән чикләргә? Бу хакта республика клиник хастаханәсенең консультатив поликлиника табиб-эндокринологы Венера Билалова белән сөйләштек.
Шикәр чире - гомуми төшенчә. Аның беренче һәм икенче типлары була. Аларның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Беренче тип шикәр чире - ашказаны асты бизенең тукымалары зарарлану дигән сүз. Бу вакытта ашказаны асты бизе зыян күрә һәм инсулин кирәгеннән азрак бүленеп чыга. Ягъни кешенең канында инсулин аз дигән сүз. Әлеге төр шикәр чире теләсә кайсы яшьтә баш калкытырга мөмкин. Әмма еш кына аңа балалар, яшүсмерләр, 30 яшькә кадәрге яшьләр дучар була. Тумыштан да күзәтелергә мөмкин.
Икенче тип диабет дигнозы куелган авыруларда, киресенчә, инсулин артык була. Әмма ул тәэсир итү көченә ия түгел, кандагы шикәр күләмен киметә алмый. Икенче тип шикәр чире - киң таралган авыру. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне борчый. Диспансеризация үткәндә шикәр чире бик күп ачыклана. Әгәр якын кешеләр, туганнар арасында икенче дәрәҗә шикәр чире белән авыручылар бар икән, бу очракта нәселдәнлек тә зур роль уйный. Аз хәрәкәтләнү, углеводларны күп куллану да әлеге чирнең баш калкытуына китерә.
Фото: calend.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250