Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

3 июль - ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Котлыйбыз!

Зур һөнәри тәҗрибә туплаган һәм үзгәрешләр аша узган тармакта хезмәт куясыз сез.

Районыбызның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәт куючы хөрмәтле хезмәткәрләр һәм әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Зур һөнәри тәҗрибә туплаган һәм үзгәрешләр аша узган тармакта хезмәт куясыз сез. Эшчәнлегегез көннән-көн киеренкеләнә бара — районыбызда гына да автомобиль транспорты саны даими арта, шуңа бәйле рәвештә хәрәкәт тә активлаша.

Юллардагы торыш, кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау, машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең җаваплылыгы һәм үзара ихтирамлы булып хәрәкәт итүләре — сезнең хезмәтегезнең оперативлыгына, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән эзлекле эш алымнарына, төгәл һәм дөрес гамәлләрегезгә бәйле.

Елның һәм көннең төрле вакытларында, һәртөрле һава шартларына яраклашып, үзегезгә йөкләнелгән хезмәтне намус белән үтәп, кыюлык, җаваплылык, һөнәри осталык күрсәтеп, сез, районыбыз юлларында тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү, һәлакәтләрне мөмкин кадәрле булдырмау юнәлешендә бөтен көчегезне куясыз.

Киләчәктә дә халкыбыз иминлеген, тынычлыгын тәэмин итеп, үз һөнәри бурычыгызны намус белән башкарырсыз дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр хезмәт көнегезнең хәвеф-хәтәрләрдән имин үтүен телим!

Рамил Нотфуллин,

район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев