Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алия Гран-При иясе булды. Котлыйбыз! (фото)

2024 елның 18 ноябрендә Казанда «Глаголица» XI халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

«Глаголица» XI халыкара бәйсез әдәби премиясе — 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге авторлар өчен әдәби конкурс. Ул үз көченне зур әдәбиятта сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, тәҗрибә һәм белемнәрне үзләштерергә, туган телне, рус яки татар телен камилләштерергә, фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә.

Премияне «Русский мир » фонды ярдәмендә «Счастливые истории» хәйрия фонды тапшыра. 2023 елдан конкурс ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

2024 елның 18 ноябрендә Казанда «Глаголица» XI халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Финалда катнашу өчен Казанга 100 дән артык кеше килгән, шуларның 13е Франция, Греция, АКШ, Италия, Төркия, Молдова, Үзбәкстан, Казахстаннан килгән яшь авторлар.

Ә безне иң сөендергәне — шулар арасында Кенәбаш китапханәсенең актив китап укучысы Алия Галиәхмәтова да бар. Ул 14-17 яшьлекләр арасында «Поэзия на татарском языке» номинациясендә Гран-При иясе булды.

Алия! Сине шушы җиңүең белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә әле уңышларың дәвамлы булсын. Куйган барлык максатларын чынга ашсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Глаголица»