Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм белән, кадерле әниләр!

Бәйрәм көндә сезнең өчен бары изге, матур теләкләр генә яңгырасын, балаларыгыз уңышлары белән сөендерсен, кайгыртучанлык күрсәтсен.

Кадерле әниләр! Сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәм! Район башлыгы буларак, зирәклек, юмартлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булган әниләргә тирән хөрмәтемне белдерәм. Әниләр көне – балалар үстерүче-тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә дә багышлана. Ана образы – үзенең даһилыгы белән илебез тарихында рухи ныклык буларак чагылыш таба. Бөек Ватан сугышы елларында Ватан-Ана чакыруы илне саклауда төп символга әверелә.

Илебез, республикабыз, районыбыз алып барган социаль сәясәтнең кыйммәте аналарны хөрмәтләүгә, ана дигән бөек исемне тап төшерми саклауга, яклауга, абруен күтәрүгә бәйле. Балалы гаиләләрне социаль, матди яктан кайгыртуга, гаилә традицияләрен саклауга зур игътибар бирелә. Яшь әниләргә, тәрбиягә бала алып үстерүче, күп бала тәрбияләүче аналарга рәхмәтнең иң олысын белдерәсе килә. Ана буларак хезмәтегез, чын мәгънәсендә, соклану һәм хөрмәткә лаек. Бәйрәм көндә сезнең өчен бары изге, матур теләкләр генә яңгырасын, балаларыгыз уңышлары белән сөендерсен, кайгыртучанлык күрсәтсен.

Сөекле әниләр! Сезгә сәламәтлек, иминлек, гаилә учагы җылысы, хатын-кыз бәхете, ана куанычы телим. Елларыбызга иминлек килсен, бәхетебез тулы булсын, күңелләребезгә шатлык хисләре әйләнеп кайтсын, кайгылар читләп узсын.

Бәйрәм белән сезне!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев