Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм уңаеннан изге теләк

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, солдат хатыннары һәм балалары, район халкы һәм кунаклар!

Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы хәрби комиссары һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы белән котлыйм!

9 май – Россия тарихына батырлык символы буларак керә. Җиңүгә юл авыр һәм озын була. Безнең халык сугыш кызулыгының барлык каты сынауларын кичерде, кире кайтарылмаслык югалтулар 1945 елның маен якынайтты.

Бөек Ватан сугышының кадерле ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдат хатыннары һәм балалары! Җиңүнең тере шаһитләре буларак, сезнең алдыгызда без баш иябез. Бу истәлекле көнне Сезгә тынычлык, татулык, сәламәтлек, иминлек, озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәвегезне теләп калам.

Махсус хәрби операция-дә катнашучыларга хәрби бурычларны уңышлы үтәргә, рух күтәренкелеге, мөмкин кадәр тизрәк Җиңүне якынлаштырырга һәм исән-имин булып өйләренә кайтуларын телим. Без, 1945 елдагы кебек үк, Җиңү безнең якта булачагына ышанабыз!

Васыйл Вәлиев,

Балтач районы хәрби комиссары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев